Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас авылында яшәүче Кадыйрова Бану Галимхан кызы 1 декабрь көнне 65 нче яшен каршы ала.

Шул уңайдан без, гаилә дуслары, аны матур юбилее белән ихлас күңелдән тәбриклибез. Олы җанлы, мәрхәмәтле дустыбыз! Чәчләреңә чал кереп, тормыш ыгы-зыгылары битләреңә эз салса да, син сөйкемле дә, күркәм дә әле. Чөнки син тормыш сынаулары алдында сынмадың, сыгылмадың. Сабырлык һәм акыл белән эш итеп, бик яшьли тол калып, күз алмасыдай...

Шул уңайдан без, гаилә дуслары, аны матур юбилее белән ихлас күңелдән тәбриклибез.

Олы җанлы, мәрхәмәтле дустыбыз! Чәчләреңә чал кереп, тормыш ыгы-зыгылары битләреңә эз салса да, син сөйкемле дә, күркәм дә әле. Чөнки син тормыш сынаулары алдында сынмадың, сыгылмадың. Сабырлык һәм акыл белән эш итеп, бик яшьли тол калып, күз алмасыдай ике балаңны ялгыз канат белән үстереп, укытып кеше иттең. "Йолдыз"га, республика матбугатына юллаган язмаларың һәркемнең күңелеңә май булып ята. Дистә еллар дәвамында балаларда туган телебезгә, мәдәниятыбызга мәхәббәт уяткан иҗади укытучы буларак, син бик күпләрнең йөрәкләрендә лаеклы урын алдың, сәхнәләрдә уйнган рольләрең бер дә профессионал артистлардан ким булмады.

Бану! Һәрчак бүгенгедәй сөйкемле булып кал. Алдагы көннәрең борчу-хәсрәтсез, җан тынычлыгы белән үтсен. Авырулар синнән курыксын, кайгы сине эзләп тапмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев