Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас егетләре хәрби хезмәттә сынатмый

2012 елда үзара килешү нигезендә шефлыкка алынган Россия Федерациясе кораллы көчләренең Ульяновск шәһәрендәге үзара элемтә төрләре Уку үзәге хәрби частенда бүген биш райондашыбыз хезмәт итә. 5 май көнне район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Ногманов якташ егетләребезнең хәлен белергә шушы частька бардылар. Ленар Вәлиуллин (Кече...

2012 елда үзара килешү нигезендә шефлыкка алынган Россия Федерациясе кораллы көчләренең Ульяновск шәһәрендәге үзара элемтә төрләре Уку үзәге хәрби частенда бүген биш райондашыбыз хезмәт итә.

5 май көнне район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Ногманов якташ егетләребезнең хәлен белергә шушы частька бардылар. Ленар Вәлиуллин (Кече Бакырчы), Раил Заһидуллин (Чурибураш), Раил Сабирҗанов (Олы Бакырчы), Алмаз Сибгатуллин (Ындырчы) һәм Салават Шәйдуллин (Дәүләки) турында командирларыннан мактау сүзләре ишетү барыбызга да бик күңелле булды. Олы Бакырчыдан Раил Сабирҗанов югары уку йортын тәмамлап, инженер-программист дипломы белән хезмәт итәргә килгән. Аны һәркемгә үрнәк итеп куйдылар биредә. Ара якын булгач әти-әниләре, туганнары да еш килеп торалар икән. Егетләр яши торган бүлмәләрен күрсәттеләр, ашханәдә булдык.

- Бу көннәрдә егетләр бәйрәм парадына хәзерләнәләр. Апас егетләрен һәрчак үрнәк итеп куям, - диде подполковник Михаил Кончинский.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев