Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас мәктәбендә Украина балалары укый

Чираттагы җомга киңәшмәсе район мәдәният йортында киң күләмле үтте. Анда төрле тармак җитәкче-белгечләре белән беррәттән, район активы да катнашты. Ягу сезонын башлап җибәрү киңәшмәдә төп мәсьәлә итеп куелды. - Бер генә бала да туңып, салкын тидерергә тиеш түгел. Балалар бакчаларына, мәктәпләргә кичекмәстән җылы җибәрергә кирәк. Ә иң элек янгын куркынычсызлыгы...

Чираттагы җомга киңәшмәсе район мәдәният йортында киң күләмле үтте. Анда төрле тармак җитәкче-белгечләре белән беррәттән, район активы да катнашты. Ягу сезонын башлап җибәрү киңәшмәдә төп мәсьәлә итеп куелды.

- Бер генә бала да туңып, салкын тидерергә тиеш түгел. Балалар бакчаларына, мәктәпләргә кичекмәстән җылы җибәрергә кирәк. Ә иң элек янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү мөһим, - диде район башлыгы һәм янгынга каршы көрәш бүлеге җитәкчеләренә халык хәвефсезлеген кайгырту, барлык биналарны, хуҗалыкларны тикшереп чыгу бурычын куйды.

Шулай ук район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин яңа уку елының уңышлы гына башланып китүен, балаларны автобуслар йөртүен билгеләп үтте. Ул Украинадан кайткан бер баланың Апас мәктәбенә укырга кабул ителүен һәм бер укытучының Олы Бакырчы мәктәбендә хезмәтен дәвам итүен дә белдерде.

Төзелеш мәсьәләсе дә игътибардан читтә калмады. Төзелеш эшләре буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов сүзләренчә, киләчәктә яңа программалар белән зур эшләр көтелә.

Район башлыгы урып-җыю эшләренең уңышлы тәмамлануы, терлекләрнең җылы торакларга кайтуы, тамыразык алу һәм көзге чәчү эшләренең уңышлы баруын да ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев