Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас мәктәбенең чәчәкләренә кемнәр кул суза

Апас урта мәктәбе укучылары берсеннән-берсе уздырып, үзләренә билгеләнгән мәйданчыкларга чәчәкләр утыртты. Алар җәй көне мәктәпкә килгән һәркемне балкып, елмаеп каршы алсыннар дип һәркөнне сулар сибәләр. Тик, балалар кулы белән тудырылган матурлыкны бәяләмәүче, аларның хезмәтен санламаучы райондашларыбыз да бар икән. Соңгы араларда чәчәкләрне кисеп, яисә төбе белән йолкып алып китүчеләр барлыкка...

Апас урта мәктәбе укучылары берсеннән-берсе уздырып, үзләренә билгеләнгән мәйданчыкларга чәчәкләр утыртты. Алар җәй көне мәктәпкә килгән һәркемне балкып, елмаеп каршы алсыннар дип һәркөнне сулар сибәләр. Тик, балалар кулы белән тудырылган матурлыкны бәяләмәүче, аларның хезмәтен санламаучы райондашларыбыз да бар икән. Соңгы араларда чәчәкләрне кисеп, яисә төбе белән йолкып алып китүчеләр барлыкка килде. Төнге караңгылык әлеге рәхимсез кешеләрнең йөзен яшерсә дә, балалар рәнҗеше үз иясен табар бит. Матурлыкны, кеше хезмәтен бәяли белик әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев