Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас муниципаль район башлыгы Р.Н.Заһидуллинның 2014 елгы Сабан туе бәйрәме уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ

Кадерле райондашлар! Хөрмәтле кунаклар! Дорогие земляки! Уважаемые гости! Апас муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән сезне милли бәйрәмебез - Сабан туе белән чын йөрәктән тәбрик итәм! Районыбыз халкы өчен бу иң көтеп алынган һәм яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Ул татарларның хезмәт сөючәнлеген, кунакчыллыгын, күңел киңлеген һәм игенче хезмәтенә...

Кадерле райондашлар! Хөрмәтле кунаклар!

Дорогие земляки! Уважаемые гости!

Апас муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән сезне милли бәйрәмебез - Сабан туе белән чын йөрәктән тәбрик итәм!

Районыбыз халкы өчен бу иң көтеп алынган һәм яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Ул татарларның хезмәт сөючәнлеген, кунакчыллыгын, күңел киңлеген һәм игенче хезмәтенә чиксез хөрмәтен чагылдыра.

Сабантуй мәйданы дуслар очрашу урынына әверелеп, үзенә кабатланмас бәйрәм рухы, дәртле көрәш һәм мавыктыргыч милли уеннар белән җәлеп итә. Халкыбызның ачык йөзе олысын-кечесен, яшен-картын, төрле милләт һәм төрле дин вәкилләрен бер мәйданга җыя.

Сабан туенда без беренче чиратта авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлибез. Нәкъ менә аларның фидакарь хезмәте бай уңышка нигез сала. Апасыбызның үсешенә терле һөнәр ияләренең, спортчыларыбызның уңышлары да ярдәм итә.

Районыбыз кырларында 65 мең 117 гектарда язгы кыр эшләре башкарылды. Унар мең гектарда бодай, арпа чәчелде. Шикәр чөгендере мәйданы 2500 гектар тәшкил итә. 29 мең гектарда азык культуралары, шуның 15 мең гектары күпьеллык үлән, 5000 - кукуруз, 5800 гектары берьеллык үлән тәшкил итә. Тулаем алганда, язгы кыр эшләрен технологияне төгәл үтәп, кыска срокта башкарып чыга алдык.

Районыбыз халкының тырыш хезмәте нәтиҗәсендә терлекчелек продукциясен җитештерүне киметүгә юл куелмады. Терлекләрнең баш саны артуга таба бара.

Ел башыннан терлекчелектән җитештерелгән продукциянең күләме 290 млн. сум булып, узган елгыга карата 140 % тәшкил итә.

Бүгенге көндә районыбызда 18 крестьян-фермер хуҗалыклары эшләп килә, 12 гаилә фермасы төзелеше бара. Терлек башы саны шәхси хуҗалыкларда 6 мең 713 баш тәшкил итә. Шул исәптән сыерлар саны 2 мең 313 башка җиткән.

Районыбызда федераль һәм республикакүләм программалар актив рәвештә тормышка ашырылып килә. Мәктәпләрнең һәм күпфатирлы йортның капиталь ремонты, ветераннар өчен йорт, модульле ФАПлар төзелеше, авылларда таш юллар салу - бу бурычларыбыз быелгысы елда инде үтәлде. Ел ахырына кадәр ике авыл клубы, бер балалар бакчасы, Шонгатыда амбулатория биналарын сафка бастыру бурычы тора.

Торак йортлар төзү объёмнары буенча безнең район еллык планын 100,2% үтәп, бүгенге көнгә 10 020 м2 торак мәйданы кулланылышка тапшырылды.

Татарстан Республикасы Русиянең иң алдынгы төбәкләренең берсенә әверелде. Без моның белән горурланабыз.

Барысы өчен дә илебез, республикабыз җитәкчелегенә, Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйруллович Мөхәммәтшинга, Премьер-министрыбыз Илдар Шавкатович Халиковка, Хөкүмәтебезгә без олы рәхмәтле.

Милли бәйрәмебезне оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан барлык оешмалар һәм хуҗалыкларның җитәкчеләренә, коллективларына, шәхси эшмәкәрләргә бөтен халык исеменнән бүгенге бәйрәмдә рәхмәтебезне әйтәбез, алдагы эшләрендә зур уңышлар, сәламәтлек телибез.

Кадерле райондашлар! Хөрмәтле кунаклар!

Сезнең барыгызга да чын күңелдән дәртле ярышлар, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете һәм муллык телим!

Сабан туе күңелләребезне шатлык нурына күмсен, җиңүләргә рухландырсын, яшәү дәрте бирсен!

Дорогие друзья, уважаемые гости! Всех вас сердечно поздравляю с народным праздником "Сабантуй". Пусть этот замечательный праздник подарит каждому из вас прекрасное настроение и жизненный оптимизм! Доброго здоровья, счастья и благополучия вам и вашим близким!

Р.Н.Заһидуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев