Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас муниципаль район башлыгы Рәшид Заһидуллинның үзәк чыршыны ачу тантанасындагы чыгышы

Хөрмәтле райондашлар! Яңа ел - үзенчәлекле бәйрәм. Ул һәрвакыт якты өметләр һәм яңа ышанычлар белән бәйле. Салкын кышкы кичтә безне гаилә учагы җылыта, без якыннарыбыз һәм дусларыбыз белән бергә җыелабыз. Җылы бәйрәм атмосферасында киләчәк турында уйлыйбыз, үтеп баручы елга нәтиҗә ясыйбыз. Апас районы өчен 2013 ел әһәмиятле вакыйгаларга һәм яңа...

Хөрмәтле райондашлар!

Яңа ел - үзенчәлекле бәйрәм. Ул һәрвакыт якты өметләр һәм яңа ышанычлар белән бәйле. Салкын кышкы кичтә безне гаилә учагы җылыта, без якыннарыбыз һәм дусларыбыз белән бергә җыелабыз. Җылы бәйрәм атмосферасында киләчәк турында уйлыйбыз, үтеп баручы елга нәтиҗә ясыйбыз.

Апас районы өчен 2013 ел әһәмиятле вакыйгаларга һәм яңа казанышларга бай булды. Ниятләгән планнарыбыз тормышка ашты. Төп күрсәткечләребез дә начарлардан түгел. Быелгысы елны 63 мең тоннадан артык бөртеклеләр җыеп, гектарына 20 центнер уңыш алынды. 120 мең тонна чөгендер чыгарылды, гектарына 450 центнер уңыш җыелды. 1 баш эре төрлеккә 30 центнер азык әзерләнде. Терлекләрнең баш санын саклап кына түгел, арттыруга да ирештек. Кышлату чорын уңышлы гына тәмамларга мөмкинчелегебез бар. Республика җитәкчелегенең дә монда өлеше зур: һәр сыер саен 2000 сум күләмендә халыкка 4 млн 700 мең сумлык субсидия бирелде.

Авыл хужалыгы, төзелеш, мадәният, сәламәтлекне саклау һәм мәгариф өлкәсендә зур эш башкарылды. Бүген районыбызда торак төзү, балалар учрежденияләре, мәдәният йортлары, юллар төзү, социаль объектларны капиталь ремонтлау кебек проектлар тормышка ашырыла. Әле шушы көннәрдә генә республикакүләм программа нигезендә Биеш авылында мәдәният йорты ачылды. Боз сарае, Борнашта урта мәктәп, Дуртөйле һәм Карабайда клублар, модульле медицина пунктлары, участок инспекторлары өчен торак йорт һәм эш урыны - саный китсәң бихисап... 8 спорт мәйданчыгы, Свияжский бистәсендә балалар бакчасы, торак йортлар төзелеше бара. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата авылларда мемориаль комплекслар төзү башланып китте.

Апаслыларга ял итәр, буш вакытларын файдалы итеп уздырыр урыннар күбәйгәннән күбәя. Болар барысы да Республикабыз Президенты, Хөкүмәтебез ярдәме белән эшләнә. Ә илебез җитәкчелегенең ярдәме тикмәгә генә түгел. Чөнки Апас халкы җиң сызганып эшләргә, тырышып яшәргә омтыла. Нәтиҗәләре дә сокландыра: быелгысы елда бертеклеләр уңышы буенча Апас Республикада 6 урында, чөгендер уңышы буенча - беренче өчлектә бара.

Яшьләр язмышы, аларнын киләчәген кайгырту - шулай ук үзәктә тора. Яңалыкларның берсе булып өлкән сыйныф укучылары өчен урта белем алу белән параллель рәвештә махсус белем алу мөмкинлеге тудырылды. Икътисад, идарә итү һәм хокук институты белән бу турыда килешү төзелеп, бүгенге көндә 25 бала белем ала. Чыгарылыш сыйныфлар өчен Федераль университет профессорлары һәм доцентлары БДИга әзерлек курслары алып бара. Нәтиҗәдә мәктәп тәмамлаган 126 укучы да махсус урта һәм югары уку йортларына 100% урнашып бетте.

Авыл җирендә яшәүче 14 белгечкә һәм яшь гаиләләргә торак төзү программасы нигезендә федераль һәм республика бюджетыннан 13 млн. сумлык субсидия бирелде. Багыш, Түбән Барыш, Кече Болгаер, Кабыккүпер, Бакырчы, Карабай авылларының керү юлларына асфальт салынды.

Бу эшләр артында меңнәрчә апаслыларның гаять зур хезмәте тора.

Районыбызның үсешенә һәм тотрыклыгын саклауга зур өлеш кертүегез өчен барыгызга да зур рәхмәтемне белдерәм.

Безнең төп максатыбыз - халыкның тормышын яхшырту. Бөтен эшләребез һәм тырышлыгыбыз шуңа юнәлтелә. Алга таба да шулай булачак.

Кадерле дуслар!

Яңа ел кичендә гадәттәгечә иң яхшы теләкләр яңгырый.

Тормышлар мул, дөньялар тыныч булсын. Корычтай исәнлек, яхшы кәеф телим. Бәхет кояшы өйләрегездә беркайчан да сүнмәсен, гаилә учагы сүрелмәсен.

Бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев