Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас районында көзге чәчү тулы куәтенә бара

Агрофирманың Чирмешән бүлекчәсендә быел уҗым культураларына бер мең гектар мәйдан бирелде. Бүлекчә идарәчесе Рафик Гыйбадуллин бу алымны дөрес дип саный: - Табигать елдан-ел көйсезләнә, җәйләре дә бик еш коры килә башлады. Безнең басуларның күбесе кояшка караган. Быел язын чәчелгән кырлар һәм былтыргы уҗым культуралары арасында уңыш аермасы урыны, чәчү вакытына...

Агрофирманың Чирмешән бүлекчәсендә быел уҗым культураларына бер мең гектар мәйдан бирелде. Бүлекчә идарәчесе Рафик Гыйбадуллин бу алымны дөрес дип саный:

- Табигать елдан-ел көйсезләнә, җәйләре дә бик еш коры килә башлады. Безнең басуларның күбесе кояшка караган. Быел язын чәчелгән кырлар һәм былтыргы уҗым культуралары арасында уңыш аермасы урыны, чәчү вакытына карап, кайвакыт 5әр центнер булды, - ди.

Чирмешәндә күп еллар хезмәт иткән, алыштыргысыз чылбырлы "ДТ"лардан аерылмыйлар әле. Тракторчы Рамил Нәҗмиев, мәсәлән, бу сезонда 20 "яшь"лек чылбырлы тракторы белән 1500 гектарда төрле эшләр башкарды. Шул исәптән, 700 гектарда көзге чәчү үткәрде. Хезмәттәше Фирдүс Гыйззәтуллин "ДТ" белән кышын-җәен ферма, парк, кыр-авыл юлларын чистартып тора, җир эшкәртүдә бастырып эшли.

- Быелгы урак, көзге чәчү, җир әзерләүдә бердәм булдык, авылдашларга зур рәхмәт, - ди идарәче Гыйбадуллин. - Чәчүчеләр Рамил Шәфигуллин, Әнәс Мөхәммәтҗанов, Фирдүс Хөснетдинов эшләгән басуларда эш төгәл һәм сыйфатлы барды. Читтән кеше чакырмадык быел, барысына да үзебез өлгердек. Агрегатларга ашлама, чәчүлек чыгарып торган Тәүфик Сафин, Илдус Шәрәфуллин эшне өзмәделәр. Игенчеләрне басуга алып килеп кайнар аш-су белән сыйлаган Хәмзә Абзалов, Лидия Садриева, Саҗидә Гыйлаҗева һәм башка бик күпләр тырышлыгына сокланам, эшләрен башкаларга үрнәк итеп куям.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев