Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас районында сәламәтлекләре чикле булган кешеләргә азык-төлек пакетлары тараттылар

“Инвалидлар ункөнлеге” кысаларында аз хәрәкәтләнүче кешеләрнең өйләренә барып хәлләрен белештеләр.

(3 декабрь, “Апастово-информ”).


Бу игелекле эш район башлыгы - “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге секретаре инициативасы нигезендә башкарылды.
Үзе генә яшәүче, ятып авыручы һәм инвалид коляскасында гына хәрәкәтләнә алучы мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата зур кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтелдее, азык-төлек пакетлары таратылды. Азык-төлек җыелмаларын таратуда волонтерлар, “Бердәм Россия” партиясеннән депутатлар, партиянең башлангыч оешмалары секретарьлары, социаль хезмәтләр вәкилләре катнашты.
Волонтерлар сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр янына баргач, аларның гозерләрен дә тыңладылар, борчыган проблемаларын өйрәнделәр.
Ә инде үзләренә зур игътибар күрсәтелгәнгә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр чын йөрәктән рәхмәтләрен белдерәләр.
107 яшьлек Зәйнәп апа Ибрагимовага да күчтәнәч тапшырылды. Ул үзе дә, туганнары да күрсәтелгән ихтирамнан канәгать калдылар.
Быел инвалидлар ункөнлегендә партиянең җирле бүлегеннән 35 кеше күчтәнәч - азык-төлек җыелмасы алды.
“Игътибарга, җылы мөгамәләгә мохтаҗ булган кешеләргә карата без һәрвакыт матур караш күрсәтергә тиешбез. Хәрәкәте һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында кагйгырту партиянең җирле бүлегенең эшендә төп юнәлеш булып тора. Бүген без андый кешеләргә азык-төлек җыелма пакетлары - күчтәнәчләр тапшырганда, аларның тормыш шартларын да өйрәнергә тырыштык, исәнлекләре белән кызыксындык, эчкерсез сөйләшү һәм аңлашу алып бардык. Мондый акцияләр киләчәктә дә дәвам итәчәк” , - дип билгеләп үтте “Нык гаилә” партия проектының Апас районындагы координаторы Луиза Сафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев