Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас төбәгенең күрке

Түбән Барыш авылында гомер итүче, "Свияга" берләшмәсенең Күккүз бүлекчәсе механизаторы Илдар Шәвәлиев Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булды. Илдар Шәвәлиев кебек тормышның тәмен, дөньяның ямен намуслы хезмәттә күргән кешеләр һәркемдә соклану уята. Ару-талуны, бәйрәмне-ялны белмичә, 40 ел дәвамында тракторда эшләгән ул. Бүген дә, инде лаеклы ялда булса...

Түбән Барыш авылында гомер итүче, "Свияга" берләшмәсенең Күккүз бүлекчәсе механизаторы Илдар Шәвәлиев Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булды.

Илдар Шәвәлиев кебек тормышның тәмен, дөньяның ямен намуслы хезмәттә күргән кешеләр һәркемдә соклану уята. Ару-талуны, бәйрәмне-ялны белмичә, 40 ел дәвамында тракторда эшләгән ул. Бүген дә, инде лаеклы ялда булса да, хезмәтен дәвам итә.

- Бәхет нәрсә ул, - дип сорарга яратабыз. Бәхет ул - туган туфракның тәмен белүдә. Бәхет ул - гомереңне, бар булмышыңны намуслы, тырыш хезмәткә багышлап, аның җимешләрен күрүдә. Эшнең аның җиңеле юк. Ә йөрәгеңне биреп, яратып эшләсәң, һәр хезмәт күңел күтәренкелеге бирә, - ди ул үзе.

Илдар абый - чын җир кешесе, хезмәтенең остасы. Таңнан торып кырга чыгу аның канына сеңгән. Техникага тартылу тормыш рәвешенә әйләнгән. Иң элек 17 ел дәвамында "ДТ" тракторында эшли ул. Аннан "К-700" тракторына утыра. Ул иңләгән кырларның чакрымнарын санап бетереп була микән?! 30 ел дәвамында районның иң яхшы механизаторлары сафында тора. Берничә ел рәттән урып-җыю эшләре нәтиҗәләре буенча беренчелекне яулый. Язгы кыр эшләре вакытында да аның өлеше бәяләп бетергесез. Сакчыл караганлыктан, җаен белгәнлектән, техникасы да һәрчак төзек. Юкка гына хезмәттәшләре алтын куллы дип мактап телгә алмыйлар инде Илдар абыйны. Шулай ук ярдәмчеллеге, гадилеге белән дә аерылып тора ул.

- Бүген дә мин берләшмәдә сенаж-силос салу эшләрендә катнашам. Көзге эшләргә аз булса да үземнең өлешемне кертәм. Өй эшләренә дә өлгерәм, - ди өлкән механизатор.

Илдар абый тормышның үзәгендә кайнап яши. Ул ил-көн яңалыклары белән дә хәбәрдар. Интернет дөньясын да яхшы белә. Апас яңалыкларын да компьютер аша күзәтеп, безнең белән элемтәдә тора. Гаиләсендә дә бик хөрмәтле ул. Уллары турында да горурланып сөйли. Әлеге гаилә яшелчәчелек белән яратып шөгыльләнә, терлек асрый. Янәшәләрендә генә күл казытып, балыклар да үрчеткәннәр. Гомумән, эшчән хуҗаның һәр минуты хәрәкәттә, файдалы хезмәттә үтә.

- Кешене хезмәт бизи, уңышлар яңа омтылышлар бирә. Илдар Шәвәлиев та бик күпләргә үрнәк. Аның тәҗрибәсе үрнәгендә яшьләргә хезмәткә өйрәнә. Туган төбәгебезнең күрке ул, - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев