Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас урта мәктәбе укучылары җәйге хезмәтләре өчен премия алды

Җәйге ялларын хезмәт лагеренда уздырган Апас урта мәктәбенең 23 укучысы район башлыгы исеменнән акчалата бүләкләр алды. Хезмәт сөюче балаларга бу бүләкләрне район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова иптәшләре һәм укытучылары янәшәсендә тапшырды. Җәйге хезмәт лагерына укучылар теләп языла. Алар Апасның үзәк урамын гүзәл бакчага тиң итүгә зур көч куя. Егет-кызлар яз...

Җәйге ялларын хезмәт лагеренда уздырган Апас урта мәктәбенең 23 укучысы район башлыгы исеменнән акчалата бүләкләр алды. Хезмәт сөюче балаларга бу бүләкләрне район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова иптәшләре һәм укытучылары янәшәсендә тапшырды.

Җәйге хезмәт лагерына укучылар теләп языла. Алар Апасның үзәк урамын гүзәл бакчага тиң итүгә зур көч куя. Егет-кызлар яз көне утыртылган чәчәкләрнең көзгә кадәр ямь биреп утыруы өчен бар тырышлыкларын куеп эшлиләр. Чәчәкләргә су сибү, чүпләрен утау, төпләрен йомшарту аларга йөкләнгән. Араларында өчәр смена эшләүчеләр дә бар. - Быелгы җәем файдалы узды. Бер дә кыен эш түгел, дусларым белән шаярып, аралашып эшләгәч, вакыт узганы, эш беткәне сизелмичә дә кала. Район башлыгы исеменнән мондый бүләк алу минем өчен көтелмәгән сөенеч булды. Кайтып әниемне дә сөендерәсем килә, - диде 3 ай чәчәкләр арасында кайнашкан 8 "В" классы укучысы Ленар Хафизов. - Мин үзем эшләгән акчага мотоциклымны төзәтергә уйлыйм. Үз тырышлыгың белән эшләгән акчаны алуы бик күңелле, - дип шатлыгы белән уртаклашты 9 "А" классы укучысы Кирилл Хураськин.

-Эшләп, хезмәтнең асылын аңлап үскән, аның тәмен белгән бала тормышта югалып калмый. Бүген дә без районның иң уңган, иң тырыш укучыларын тәбрикләргә килдек. Район башлыгы туган ягының гүзәллеге өчен өлеш керткән балаларга берәр мең акча бирергә вәгъдә иткән иде. Менә ул көн килде. Киләсе елларда тагын да тырышып эшләрсез дигән өмет белән калабыз, рәхмәт сезгә", - диде район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова. Укучылар хезмәтләре өчен районның хезмәт һәм мәшгульлек үзәгеннән дә бер сменага 850шәр сум акча алган. - Хезмәтләрен бәяләгәч, балаларның күңелләре үсә, алар өчен хезмәт хакы алу бик зур әйбер. Киләсе җәйдә хезмәт лагерена килүчеләр тагын да артыр дип өметләнәм. Чөнки балалар берсеннән-берсе күреп, кызыгып эшли", - ди мәктәп директоры Илдус Зиннәтуллин.

Кечкенәдән эшләп үскән бала үз куллары белән тудырган матурлыкны саклый һәм бәяли дә белә. Хезмәт тәрбиясе аларны тормышка әзерли.

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев