Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Венера Габдрәхимова : Укытучыма!

Беренче укытучым Гөлия Җәүдәт кызына багышлап. Укытучы апам һәм мәктәбем Мин аларны шундый үз итәм. Менә хәзер нәни күңелемнән Шигъри сүзләремне җиткерәм. Сентябрьнең тәүге иртәсендә Каршы алды мине мәктәбем, Якты көләч йөзле укытучым Сезгә зур - зур рәхмәт әйтәмен. Өйрәттегез безне, бик тырышып Хәрефләрне белеп танырга. Ә аннары нәкъ шул...

Беренче укытучым Гөлия Җәүдәт кызына багышлап.

Укытучы апам һәм мәктәбем

Мин аларны шундый үз итәм.

Менә хәзер нәни күңелемнән

Шигъри сүзләремне җиткерәм.

Сентябрьнең тәүге иртәсендә

Каршы алды мине мәктәбем,

Якты көләч йөзле укытучым

Сезгә зур - зур рәхмәт әйтәмен.

Өйрәттегез безне, бик тырышып

Хәрефләрне белеп танырга.

Ә аннары нәкъ шул хәрефләрдән

Матур сүзләр ясый алырга.

Әнием күк назлы, ягымлы сез

Аның кебек йомшак бәгырьле.

Мәктәп, укытучы һәм сентябрь

Шулкадәрле миңа кадерле.

Укытучым! Сезгә "Рәхмәт" диеп

Язып куйдым кәгазь битенә.

Ә язарга сез бит өйрәттегез,

Шатлыгымнан күңел җилкенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев