Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре 2 гаиләгә ут сүндергеч һәм янгын турында хәбәр итүче җиһазлар тапшырдылар

Соңгы вакытта ишетелгән хәбәрләр, килеп чыккан янгын очраклары барыбызны да борчуга сала, уйландыра, сагаерга мәҗбүр итә. Әле күптән түгел генә Минзәләдә торак йортта янгын чыгып, ике баланың көч-хәл белән генә исән калуы турында ишеттек. Ике һәм дүрт яшьлек балаларның өйдә күзәтүчесез калып шырпы белән уйнаулары, шуның нәтиҗәсендә йортка ут кабуы...

Соңгы вакытта ишетелгән хәбәрләр, килеп чыккан янгын очраклары барыбызны да борчуга сала, уйландыра, сагаерга мәҗбүр итә.

Әле күптән түгел генә Минзәләдә торак йортта янгын чыгып, ике баланың көч-хәл белән генә исән калуы турында ишеттек. Ике һәм дүрт яшьлек балаларның өйдә күзәтүчесез калып шырпы белән уйнаулары, шуның нәтиҗәсендә йортка ут кабуы мәгълүм булды. Йортка төтен тарала башлагач, балалар урамга чыгарга тырышып караган, ләкин ишек тыштан бикле булган. Янгын сүндерүчеләрнең, халыкның уялыгы нәтиҗәсендә генә балалар исән кала.

- Балалар гомеренә куркыныч тудыручы очраклар безнең районда да булды. Балалар шуклыгы нәтиҗәсендә Карамасарда йорт, Коштавылында мунча, Апаста машина янды. Бу аяныч мисаллар башкалар өчен дә гыйбрәт булсын иде. Бәхеткә бу очракларда балалар үзләре исән-сау калды. Ә бит аянычрак тәмамлану турында хәтта уйларга да куркыта, - ди район янгын күзәтчелеге дәүләт инспекторы Илдар Вәлиев.

Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы үзенең 25 еллык юбилее уңаеннан акция үткәрде. Акция кысаларында күп балалы ялгыз аналарга, имин булмаган күп балалы гаиләләргә түләүсез ут сүндергеч һәм янгын турында хәбәр итүче җиһазлар тапшырылды. Янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре районда шундый 2 гаиләдә булды.

- Күбесенең инде өйләре дә иске, электр үткәргечләре дә тузган. Янгын турында хәбәр итүче җиһаз төтен исе килә башлагач, бик каты кычкыра. Янгынны вакытында сизеп алу өчен файдасы зур. Янгын төнлә, кеше йоклаганда чыккан очракта да бу тавыш тиз арада уятачак. Утны тиз арада сүндерергә ярдәм итәчәк, - ди Илдар Вәлиев.

Балалар алдында тәмәке тарту, шырпы, уткабызгычны алар кулы үрелерлек урында калдыру янгын чыгу куркынычын кискен арттыра. Белгәнебезчә, балалар өлкәннәрне кабатларга ярата. Алар "шашлык пешерә", "мичкә яга", "кабызып карый".

- Балаларны өйдә ялгызларын гына калдырмагыз. Ут кабызырга сәләтле әйберләрне кул астына куймагыз. Бер-беребезгә, үзебезгә, балаларга таләпчәнрәк, игътибарлырак булыйк әле. Бала хәсрәте бит гомерлек. Килеп чыккан бәхетсезлек очраклары да мәңгегә күңелдә җәрәхәт булып кала. Исән-имин, булганның рәхәтен күреп, тынычлык белән яшәргә язсын, - ди янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре.

Янгын чыккан очракларда 01, 112 телефон номерларын җыегыз!

Фото:www.kaibicy.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: АкцияАпастово