Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас яшьләре авылны сайлый

Табар Черкене авылы Җиңү паркында гомергә истә калырлык итеп чираттагы яшь гаиләне теркәү тантанасы үтте. Бик матур чыршылар утыртылган, алмагачлы бакча түрендәге Батырлар стелласы янәшәсендә уздырылган бу чарада район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова да катнашты һәм район башлыгы исеменнән яшьләргә Котлау хаты, истәлекле бүләк тапшырды. Кәләш Татьяна Кузьмина быел Казан...

Табар Черкене авылы Җиңү паркында гомергә истә калырлык итеп чираттагы яшь гаиләне теркәү тантанасы үтте. Бик матур чыршылар утыртылган, алмагачлы бакча түрендәге Батырлар стелласы янәшәсендә уздырылган бу чарада район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова да катнашты һәм район башлыгы исеменнән яшьләргә Котлау хаты, истәлекле бүләк тапшырды.

Кәләш Татьяна Кузьмина быел Казан Федераль университетының мәдәният-сәнгать институтын тәмалап авылга эшкә кайтты һәм Татар Черкене авыл клубы мөдире вазифасына билгеләнде. Яңа гына декрет ялы алган элеккеге мөдир Лилия Галиуллина аның үз эшен яратып башкарасына нык ышана, яшь белгечләр авылга якты киләчәк, тотрыклылык һәм яңалык алып кайта, дип сөенә. Кияү -эшмәкәр Александр Листратов 8 балалы гаиләдә үскән, әнисе Лидия Андреевна улының авылда төпләнеп калуына шатлыгын яшерми.

Яшьләрне тантаналы теркәү вазифасын башкарган авыл җирлеге секретаре Ольга Сусарина быел авыл җирлеге буенча әлегә бу беренче туй булуын белдерде. 2014елда Төбәк, Табар һәм Татар Черкенендә 3 бала туган. Бу як авылларда Кызыл һәм бәби туйлары әле тагын да көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев