Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апас яшьләре “Безнең заман – Наше время” фестивалендә чыгыш ясадылар

Быел фестивальдә Апас районын мәгариф хезмәткәрләре тәкъдим итә.

(20 ноябрь, “Апастово-информ”).


Фестивальдә катнашучы Апас яшьләре Казан шәһәрендә үткән зона этабында “Хореография” номинация буенча чыгыш ясадылар.
“Районыбызның мәгариф хезмәткәрләре хезмәттә генә түгел, үзләрен оста биючеләр буларак та таныттылар. Фестивальнең зона этабында уңышлы чыгыш ясап, үз осталыкларын күрсәттеләр”, - дип белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.
Татарстан Республикасында «Наше время — Безнең заман» VIII эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең яңа сезоны старт бирелде. Быелгы «Наше время — Безнең заман» фестивале ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивале ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев