Апас үзәк ял паркы матурлыкка күмелә
Биредә районыбыз оешмалары бердәм булып кар сыннары иҗат итәргә чыкты.
(2 декабрь, “Апастово-информ”).
Бүген парк аеруча матур, әкияти төс алган. Биредә күзгә күренеп берсеннән-берсе матур сыннар пәйда була.
“Үгез елын каршылыйбыз бит. Шуңа да менә кызыл үгез ясарга уйладык. Икенче сыныбыз - йомыркадан чыга торган чеби Яңа елны каршылау символы булачак. Көне дә бик матур, җылы, эшләве дә рәхәт”, - ди Халыкны социаль яклау бүлеге белгече Ләйсән Гайфетдинова.
Китапханә коллективы хезмәткәрләре да саф һавада сихри гүзәллек тудыруларына сөенечен белдерделәр.
“Яңа ел безгә шатлык-куанычлар алып килсен иде, авырулар, барлык борчулар артта калсын. Һәр яңа көнгә сөенеп яшәргә язсын”, - дип тели китапханәче Руцилә апа Садриева да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев