Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаска белемле яшьләр кирәк

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин Казан Федераль Университетының чыгарылыш группаларында белем алучы Апас яшьләре белән очрашты. Әлеге очрашуда Апас районы җитәкчеләре белән берлектә Федераль университет ректоры Илшат Гафуров та катнашты. Моннан биш ел элек университет ишекләрен ачып керү бәхетенә ирешкән яшьләребез өчен бүген кая эшкә урнашырга дигән мөһим мәсьәлә килеп баса....

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин Казан Федераль Университетының чыгарылыш группаларында белем алучы Апас яшьләре белән очрашты. Әлеге очрашуда Апас районы җитәкчеләре белән берлектә Федераль университет ректоры Илшат Гафуров та катнашты.

Моннан биш ел элек университет ишекләрен ачып керү бәхетенә ирешкән яшьләребез өчен бүген кая эшкә урнашырга дигән мөһим мәсьәлә килеп баса. Ә районның һәрбер өлкәсенә белемле белгечләр кирәк.

- Сез - минем балаларым. Киләчәк тормышыгыз уңышлы булсын өчен сезнең белән очрашуга килдем. Районыбыз яшьләре укымышлы, белемле булганда гына, киләчәгебез яхшы булачак. Безгә экономистлар да, юристлар да, укытучылар да, авыл хуҗалыгы белгечләре дә, кайсы гына өлкәне алсак та, белемле кеше кирәк. Районда яшьләргә барлык уңайлыклар бар. Укып бетереп кайткан яшь белгечкә без эш урыны бирәбез, төрле программалар эшләп килә. Калганы инде үзегездән тора, - диде район башлыгы студентларга. Шулай ук район яңалыклары белән дә таныштырды. Студентлар исә район башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, ике арада уртак мәсьәләләр хакында сөйләшенде. Университет ректоры да студентларга киңәшләрен бирде.

- Белгеч эш урынын түбәннән башларга тиеш. Гади тракторчы, укытучы, инженер һәм башкалар югарыга күтәрелгәч үз өлкәсендәге мәсьәләләрне һәм халыкны аңласын өчен кирәк бу, - диде ул. Шулай ук иң актив студентларны Мактау грамотасы белән бүләкләде. Бердәм Дәүләт имтиханнары күрсәткечләре буенча алдынгы мәктәп директорлары да Илшат Гафуров һәм Рәшид Заһидуллин кулыннан Рәхмәт хаты алдылар. Студентлар өчен дә туган районы башлыгы белән очрашу зур бәхет иде. Алар ректорга һәм район башлыгына булган рәхмәтләрен җиткерделәр.Татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге студенты Раилә Бикчәнтәева сүзләре күңелгә аеруча кереп калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев