Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаска чупакабра килгәнме, әллә ул башка ерткычмы?

Соңгы вакытта Каратунда ниндидер бер ерткыч җанвар хуҗалыкларга кереп, куяннарын, каз-үрдәкләрен үтереп чыккан икән дигән хәбәр телдән-телгә күчте. Халык сүзендә хаклык бармы? Бу хакта без Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлевтан сораштык. - Чыннан да, әлегә кадәр күзгә күренмәгән ерткыч җанвар Каратундагы өч хуҗалыкка кереп куяннарын буып үтерү факты булды....

Соңгы вакытта Каратунда ниндидер бер ерткыч җанвар хуҗалыкларга кереп, куяннарын, каз-үрдәкләрен үтереп чыккан икән дигән хәбәр телдән-телгә күчте. Халык сүзендә хаклык бармы? Бу хакта без Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлевтан сораштык.

- Чыннан да, әлегә кадәр күзгә күренмәгән ерткыч җанвар Каратундагы өч хуҗалыкка кереп куяннарын буып үтерү факты булды. Оя янында өч тояклы җанвар эзләре калган. Бер метр чамасындагы билгесез җан ояны аяклары белән ачып кергән дигән фараз бар. Ләкин күз күрмәгән килеш, чупакабра дип әйтеп булмый. Каз-үрдәкләр исән-сау, аларга тимәгән. Халык әлеге факттан гыйбрәт алып, ояларның, читлекләрнең бикләрен ныгытсын, саклык чараларын күрсен иде. Әгәр инде тагын чит ерткычлар күрсәләр, барлыгын сизсәләр авыл җирлегенә хәбәр итүләрен сорыйбыз, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев