Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаска Италия вәкилләре килде

Апаска эшлекле визит белән Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Италиянең ит эшкәртү компаниясе президенты Луиджи Кремонини килде. Аларны район башлыгы Рәшид Заһидуллин каршы алды һәм райондагы вәзгыять белән таныштырды. Кунаклар иң элек вертолет белән әйләнеп, "Свияга" берләшмәсенең Карамасар авылындагы терлек симертү мәйданчыгын һәм Рәхимов исемендәге берләшмәнең...

Апаска эшлекле визит белән Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Италиянең ит эшкәртү компаниясе президенты Луиджи Кремонини килде. Аларны район башлыгы Рәшид Заһидуллин каршы алды һәм райондагы вәзгыять белән таныштырды. Кунаклар иң элек вертолет белән әйләнеп, "Свияга" берләшмәсенең Карамасар авылындагы терлек симертү мәйданчыгын һәм Рәхимов исемендәге берләшмәнең сөт җитештерү комплексын карадылар. Соңыннан районның Сабан туе мәйданында эшлекле әңгәмә үтте.

- Без, терлек симертеп, сыйфатлы ит җитештерү шартлары белән танышу максаты белән чыктык. Татарстан районнары арасында сезнең район да бу юнәлештә нәтиҗәле һәм сыйфатлы эшли, - диде Марат Әхмәтов.

- Терлек асрар өчен сездә бөтен мөмкинлекләр бар. Алга китеш тә үзен сиздерә. Тырыш, максатчан халкыгызның тәҗрибәсен өлге итеп алырлык. Киләчәктә бергә хезмәттәшлек итәргә насыйп булсын, - диде Италия вәкиле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев