Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаска – яңалык күрергә

Татарстанның"Ак Барс" агрохолдинг компаниясе үзенең узган елга нәтиҗә ясау зур семинар-киңәшмәсен Апас җирендә үткәрде. Карамасар, Шыгай, Коштавылы Кабыккүпер һәм Дүртиле терлекчелек фермаларында 1 җәйдә төзелеп файдалануга тапшырылган терлекләрне интенсив симертү цехларында яңа технологияләр генә кулланыла. Алар 800-1200 баш терлеккә исәпләнгән, бер-берсе 8-12 миллион сумга төшә. Алар җитештерелгән продукциянең үзкыйммәтен 30...

Татарстанның"Ак Барс" агрохолдинг компаниясе үзенең узган елга нәтиҗә ясау зур семинар-киңәшмәсен Апас җирендә үткәрде.

Карамасар, Шыгай, Коштавылы Кабыккүпер һәм Дүртиле терлекчелек фермаларында 1 җәйдә төзелеп файдалануга тапшырылган терлекләрне интенсив симертү цехларында яңа технологияләр генә кулланыла. Алар 800-1200 баш терлеккә исәпләнгән, бер-берсе 8-12 миллион сумга төшә. Алар җитештерелгән продукциянең үзкыйммәтен 30 процентка кадәр киметә, илкүләм ит-сөт базарындагы көчле көндәшлек шартларында инвесторга үз урынын саклап калырга һәм яңа мөмкинлекләр яуларга ярдәм итә. Агрохолдинг җитәкчелеге, баш белгечләр әнә шуны төгәл исәпләүләр белән дәлилләп күрсәттеләр.

Җир һәм терлекләр саны буенча Татарстанда да иң зур агрофирма булып саналучы "Зөя" агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәнов 2014 елда да терлекчелек тармагында зур үзгәрешләр һәм яңалыклар көтелүен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев