Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар котларга онытмагыз: бүген әбиләр һәм бабайлар көне!

Бүген без иң якын кешеләребезне - әбиләребезне һәм бабайларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз. Ата-аналар белән берлектә алар балага гаҗәеп дөнья серләренә төшенергә ярдәм итәләр. Әти-әни аңламаганда да алар безне күбрәк аңлыйлар. Хәзер бит балаларны алар ярдәменнән башка үстереп тә булмый диярлек. Авырып китсә дә, баланы калдырып чыгасы булса да тизрәк алар...

Бүген без иң якын кешеләребезне - әбиләребезне һәм бабайларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз. Ата-аналар белән берлектә алар балага гаҗәеп дөнья серләренә төшенергә ярдәм итәләр. Әти-әни аңламаганда да алар безне күбрәк аңлыйлар.

Хәзер бит балаларны алар ярдәменнән башка үстереп тә булмый диярлек. Авырып китсә дә, баланы калдырып чыгасы булса да тизрәк алар янына йөгерәбез. Әйдәгез, оныклар, оныкчыклар, әти-әниләр әби-бабаларыбызны, әти-әниләребезне котлыйк әле! Аларга исәнлек-саулык, озак яшәүләрен телик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев