Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар “Кыр көне”ндә булып кайтты

-Казан янәшәсендә икенче Халыкара "Кыр көне" форумына Апас районы делегациясе составында баруым минем өчен бик истәлекле һәм файдалы булды,-ди "Зөя" агрофирмасының Горбунов исемендәге берләшмәсе баш агрономы, әле 30 яше дә тулмаган Илнар Хафизов. Быелгы район Сабантуенда ул иң яшь һәм нәтиҗәле эшләүче белгеч буларак дәрәҗәле исем алды һәм бүләкләнде. Илнар...

-Казан янәшәсендә икенче Халыкара "Кыр көне" форумына Апас районы делегациясе составында баруым минем өчен бик истәлекле һәм файдалы булды,-ди "Зөя" агрофирмасының Горбунов исемендәге берләшмәсе баш агрономы, әле 30 яше дә тулмаган Илнар Хафизов. Быелгы район Сабантуенда ул иң яшь һәм нәтиҗәле эшләүче белгеч буларак дәрәҗәле исем алды һәм бүләкләнде. Илнар үзе Теләче районы егете. 2011 елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы университетын тәмамлагач Апас районына эшкә кайтты. Алабуга кызы, укытучы Алсу белән бергәләп беренче нәниләре-Эльмираны үстерәләр.

-Студент елларымда Каратун кызы Чулпан белән параллель төркемдә укыдык. Ул да эшкә авылга, агрофирмага агроном булып кайтты. Курсташым да гаиләле бүген. Балтайның асыл шофер егете адашым Илнар белән туган якларында хезмәт итә. Яшьләргә дәүләт ярдәме дә бар хәзер. Әйтик, юллама белән авылга эшкә кайтучы дипломлы яшь белгечкә 100 мең сум акчалата ярдәм итәләр, беренче эш елында төп хезмәт хакына 5 мең сум өстәмә акча түләнә. Бу форумда мин укыган факультет деканы Рәгатъ абый Миңнекәев, башка курсташларым белән очрашкач, шул хакта рәхәтләнеп бер гапьләштек әле. Күп яңалык күрдек, яңа технологияләр, техниканың Апас кырларында да сыналуын иркенләп остазыма сөйләдем.

-Илнар белән Чулпан университетта укыганда иң сәләтле, тырыш студентлар рәтендә булды. Аларның тормышта һәм хезмәттә үз урыннарын табуына бик сөенәм. Апас игенчеләре сынатмый, сездә бик тәвәкәл халык яшәвен дә беләм. Быелгы уңыш тагын да югарырак, республика буенча рекорд булырлык сыйфатлы булачагына ышанам,-ди кичәге студентлары белән горурланып декан Миңнекәев.

Апас игенче-терлекчеләре, белгечләр һәм агрофирма берләшмә-бүлекчә идарәчеләре бу форумда 30 июньдә катнаштылар. Бер көн алдан биредә эшлекле визит белән район җитәкчеләре дә булып кайтты. Эшлекле киңәшмә-сөйләшүләрдә ике якка да файдалы килешүләргә нигез салынды. Дөньяның дистәләгән илләрендә җитештерелеп, күргәзмәгә куелган яңа, заманча техниканы бик тиздән Апас кыр-фермаларында күрәчәкбез.

Форум эшендә катнашкан, тумышы белән күрше Кайбыч районының Олы Подберезье авылыннан, Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Петр Чекмарев та апаслылар белән җылы итеп күреште һәм уңышлар теләде.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев