Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар “Милләтләр кроссы”нда катнашты

20 сентябрьдә районның үзәк стадионы чын бәйрәм төсен алды. Биредә "Милләтләр кроссы-2014" ярышлары узды. Спорт сөюче гаиләләр, хезмәт коллективлары, балалар, яшьләр, өлкәннәр спорт бәйрәменә җыелды. Башка еллардан аермалы буларак, быел ярышны нәниләр башлап җибәрде. Төрле балалар бакчаларыннан килгән кечкенә спорт сөючеләр бар көчләренә җиңү өчен тырыштылар. Араларында бик җитезләре дә...

20 сентябрьдә районның үзәк стадионы чын бәйрәм төсен алды. Биредә "Милләтләр кроссы-2014" ярышлары узды. Спорт сөюче гаиләләр, хезмәт коллективлары, балалар, яшьләр, өлкәннәр спорт бәйрәменә җыелды. Башка еллардан аермалы буларак, быел ярышны нәниләр башлап җибәрде. Төрле балалар бакчаларыннан килгән кечкенә спорт сөючеләр бар көчләренә җиңү өчен тырыштылар. Араларында бик җитезләре дә бар иде. Ярышның иң кечкенә катнашучылары Свияжскийның "Ләйсән" балалар бакчасыннан килгән 3 яшьлек Камилә Сибгатуллина һәм "Кояшкай" бакчасыннан 5 яшьлек Эльнара Ибәтуллина иделәр. Өлкәннәр старт алгач, стадион тагын да җанланды. Ветеран спортчыларга һәркем җиңү теләп, көч биреп торды. Ярышка мәктәп командалары да бик теләп килде. Акхуҗа йөгерешчеләре әзерлекләре белән аерылып торды. Алар урта мәктәпләр арасында өченче, тулы булмаган урта мәктәпләр арасында беренче урынны яуладылар. Шулай ук Борнаш, Апас, Зур Күккүз мәктәпләре, аграр көллият укучылары да югары нәтиҗәләргә ирештеләр.

"Милләтләр кроссы" барышында теләгән һәркемгә хезмәткә һәм оборонага әзерлек нормативларын тапшырып карау өчен дә мөмкинлекләр бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев