Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслылар “Мәктәбеңә булыш!” шәфкатьлелек акциясенә кушыла

Республикада "Мәктәбеңә булыш!" шәфкатьлелек акциясе бара. Төрле еллардагы чыгарылыш класс укучылары төзекләндерү эшләренә, кабинетларга җиһазлар алырга ярдәм итәләр. "Кем үткәнен хәтерли, аның киләчәге дә якты" девизы астында узучы акциягә безнең райондашларыбыз да бик теләп кушылды. Санаулы җәйге каникул көннәре тиз уза. Агымдагы төзекләндерү эшләре тәмамланып, мәктәпләр инде укучыларын кабул итәргә...

Республикада "Мәктәбеңә булыш!" шәфкатьлелек акциясе бара. Төрле еллардагы чыгарылыш класс укучылары төзекләндерү эшләренә, кабинетларга җиһазлар алырга ярдәм итәләр. "Кем үткәнен хәтерли, аның киләчәге дә якты" девизы астында узучы акциягә безнең райондашларыбыз да бик теләп кушылды.

Санаулы җәйге каникул көннәре тиз уза. Агымдагы төзекләндерү эшләре тәмамланып, мәктәпләр инде укучыларын кабул итәргә күптән әзер. Апас урта мәктәбендә уку бүлмәләренең балкып, матурланып укучыларын көтүендә әти-әниләрнең тырышлыгы зур булды. Алар "Мәктәбеңә булыш!" акциясе кысаларында ярдәм кулы суздылар.

- Һәрбер укытучы үзенең укучыларын зур горурлык белән искә ала. Минем дә үзебезнең мәктәп, әти-әниләр турында сөйләп үтәсем һәм аларга рәхмәт белдерәсем килә. Мәктәпкә булышучылар арасында укытучылар да, әти-әниләр дә бар. Мисал өчен, без Илнар Гатауллин, Айрат Җиһаншин, Эльвира Газимова, Ринат Миначев, Наилә Низамова, Рәмис Галиуллин, Лилия Зәйнуллина, Лилия Нәбиуллина, Фәнис Сафиуллин, Чулпан Салаватуллин, Алмаз Юнысов, Искәндәр Җаббаров, Ранис Салаватуллин, Руслан Хәсәнов, Айдар Илаловның зур ярдәмен тойдык. Кемдер төзелеш материаллары, җиһазлар, кемдер кул көче, кемдер үзе үстергән чәчәкләр белән ярдәм итте. Тамчыдан күл җыела диләр. Аллага шөкер, уртак тырышлык белән мәктәбебез көннән-көн камилләшә, матурлана. Төрле еллардагы чыгарылыш класс укучыларының очрашу кичәләрен мәктәптән башлавы да матур күренешкә, традициягә әверелде. Быел 1984, 1974 елгы чыгарылыш укучылары тәкъдиме һәм булышлыгы белән күп кенә төзелеш материаллары алынды. Әле Ураза аенда гына Айдар Илалов видеокүзәтү бүлмәсен ясауда саллы өлешен кертте. 2014 елгы чыгарылыш укучылары информатика кабинетына барлык санитар таләп-кагыйдәләргә туры килердәй урындыклар бүләк иттеләр. Гомумән алганда "Мәктәбеңә булыш!" акциясе кысаларында 99 мең сумлык эш башкарылды, - ди мәктәп директоры Гүзәлия Зыятдинова.

Шәфкатьлелек акциясенә кушылучы, туган мәктәбенә ярдәм итүче райондашларыбыз күп булсын иде. Мәктәбеңә килеп, аның тормышы белән танышырга, үткәннәргә сәяхәт кылырга беркайчан да соң түгел. "Мәктәбеңә булыш!" шәфкатьлелек акциясе дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев