Апаслыларны “Кайда үлем белән сәүдә итүләрен хәбәр ит!” акциясе ак үлемгә каршы бергәләп көрәшергә өнди
17 ноябрьдә "Кайда үлем белән сәүдә итүләрен хәбәр ит!" акциясенең икенче этабы башланып китте. Ул 28 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Яман чирләргә каршы булган әлеге акция кысаларында наркотикларга каршы көрәш алымнары тагын да көчәячәк. Яшь буын белән әңгәмәләр, тематик кичәләр, дискотекалар оештырылачак. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан шикле урыннар тикшереләчәк....
17 ноябрьдә "Кайда үлем белән сәүдә итүләрен хәбәр ит!" акциясенең икенче этабы башланып китте. Ул 28 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Яман чирләргә каршы булган әлеге акция кысаларында наркотикларга каршы көрәш алымнары тагын да көчәячәк. Яшь буын белән әңгәмәләр, тематик кичәләр, дискотекалар оештырылачак. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан шикле урыннар тикшереләчәк. Халыктан хәбәр һәм тәкъдимнәр 02, 21-5-75, 21-3-75 телефоннары аша кабул ителәчәк. Анонимлык гарантияләнә. Ак үлем гаиләләрнең ишеген шакымасын, яшьләребезнең сукмагын чуалтмасын дисәк, наркотикларга каршы бергәләп көрәшик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев