Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаслыларның тырышлыгына сокланам, диде республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов

Районга эшлекле визит белән республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Аны район башлыгы Рәшид Заһидуллин каршы алды һәм урып-җыю эшләре барышы белән таныштырды. Иң элек район кырларын вертолеттан карап чыкканнан соң, республика кунагы Йомралы бүлекчәсенең Идрәз кырында игенчеләр һәм җитәкче-белгечләр белән очрашты. - Быелгы һава шартларында да...

Районга эшлекле визит белән республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Аны район башлыгы Рәшид Заһидуллин каршы алды һәм урып-җыю эшләре барышы белән таныштырды.

Иң элек район кырларын вертолеттан карап чыкканнан соң, республика кунагы Йомралы бүлекчәсенең Идрәз кырында игенчеләр һәм җитәкче-белгечләр белән очрашты.

- Быелгы һава шартларында да шушындый соклангыч игеннәр үстерә алдыгыз. Елына күрә уңышы да әйбәт. Урып-җыю эшләре дә оешкан төстә бара. Һәр белгеч, һәр техника урынында. Апаслыларның тырышлыгына, булдыклылыгына сокланам, табыннарыгызның икмәкле буласына ышанам. Алга таба да сынатмагыз, - диде Марат Әхмәтов.

Чыннан да, Апас районы кырларында эш тәүлек әйләнәсе оештырылган. 24 сәгать эшләүнең нәтиҗәсе күз алдында. Бер генә кояшлы көн, бер генә сәгать тә бушка китми, икмәк язмышы өчен көрәштә үтә. 4 тапкыр кайнар аш белән сыйлау да, кырда ук мәдәният хезмәткәрләренең җыр-моңнары белән ял иттерүләре дә игенчегә хөрмәт билгесе.

Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Рәшид Заһидуллин беренчеләрдән булып 10 мең центнер чиген узучы Рәнәс Галиуллин экипажына күчмә байрак, акчалата премия һәм гаиләләренә Рәхмәт хаты тапшырдылар. Рәнәс инде 30 елдан артык икмәк үстерүдә зур өлешен кертә. Ул ярдәмчесе Дамир Фазлыев белән бербөтен булып, аңлашып, ярдәмләшеп эшли.

- Биш мең центнер ашлык суктырып та, премияне беренчеләрдән булып без алдык. Техникабыз гына көйле булсын, байракны кулдан ычкындырырга исәп юк, - диләр тырыш җир уллары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев