Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апасның Муса Җәлил урамында тоткарланган бер салмыш шоферга 30 мең сум штраф салынган

Апас районы җәмәгать суды судьясы Эльвира Нигъмәтҗанова белдергәнчә, 9-21 гыйнвар көннәрендә юл хәрәкәте кагыйдәләренә буйсынмаучы 10 шофер җәзага тартылган. Аларның тугызы 1-3 мең сум күләмендәге өстәмә штраф белән бүләкләнгән, берсе 1-3 көнгә вакытлыча ирегеннән мәхрүм ителгән. Җәзаларның кырыслануына, штрафларның кискен артуына карамастан, салмыш баштан руль артына утыручы шоферлар һаман да...

Апас районы җәмәгать суды судьясы Эльвира Нигъмәтҗанова белдергәнчә, 9-21 гыйнвар көннәрендә юл хәрәкәте кагыйдәләренә буйсынмаучы 10 шофер җәзага тартылган. Аларның тугызы 1-3 мең сум күләмендәге өстәмә штраф белән бүләкләнгән, берсе 1-3 көнгә вакытлыча ирегеннән мәхрүм ителгән.

Җәзаларның кырыслануына, штрафларның кискен артуына карамастан, салмыш баштан руль артына утыручы шоферлар һаман да очрап тора. 9 гыйнварда исерткеч эчемлекләр кулланган кешегә руль биргән апаслы хөкемгә тартылган һәм тиешле җәзасын алган иде. 23 гыйнварда Апасның Муса Җәлил урамыннан хәрәкәт иткәндә тоткарланган шоферга 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнде. Ул шулай ук транспорт йөртү хокукыннан да колак какты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев