Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апасны үз иткән Азнакай кызы ул

- Апаска эшкә кайтып, биредә төпләнеп калырмын дип уйламаган да идем. Дөресрәге Апас районы турында ишеткәнем дә юк иде. 25 ел сизелмичә узып та киткән. Хәзер миннән дә бәхетле кеше юк. Апаслылар белән очраштырган язмышыма мин бик рәхмәтле, - ди район үзәк хастаханәсенең югары категорияле теш табибәсе Эльмира Галимова. Башкорт...

- Апаска эшкә кайтып, биредә төпләнеп калырмын дип уйламаган да идем. Дөресрәге Апас районы турында ишеткәнем дә юк иде. 25 ел сизелмичә узып та киткән. Хәзер миннән дә бәхетле кеше юк. Апаслылар белән очраштырган язмышыма мин бик рәхмәтле, - ди район үзәк хастаханәсенең югары категорияле теш табибәсе Эльмира Галимова. Башкорт Дәүләт медицина институтын яхшы билгеләренә генә тәмамлаган кыз беренче хезмәт юлын туган төбәгендә башлап җибәрә. Прокуратура системасында эшләүче Мөслим егете Фәнил белән кавышкач, юллама белән Апаска юл тота алар. "Бик әйбәт теш врачы килгән икән", - дигән хәбәр ул елларда тиз таралды Апаска. Бик җайлы, шул ук вакытта таләпчән дә булган табибәне халык тиз үз итте. "Эшләү дәверендә төрле чак була, ул зәхмәт теш авыртуы кечене дә, олыны да аямый бит. Мин һәр авыручыга тешләрен саклау буенча киңәшләремне бирәм, дистә еллар узгач та килеп рәхмәт әйтүчеләр бихисап", - ди ул, сөенеп. Бу ел Эльмира Галимова өчен истәлекле даталарга да бай булган. Яратып сайлаган һөнәре буенча эшли башлавына 30 ел, Апаска килүенә 25 ел, ә үзенә 55 яшь тулган икән. Әле яңа гына булып узган район Сабан туенда район башлыгы Рәшид Заһидуллин аны мәйданга чакырып Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эльмира Галимова