Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста 25 егет һәм кыз бер көндә тәүге паспортлы булды

Район хакимиятенең зур утырышлар залында 14 яше тулган яшь апаслыларга паспортлар бирү дәвам итә. Районда мондый матур традиция узган елның август аенда пәйда булды. Һәр айның соңгы пәнҗешәмбе-җомга көннәрендә Апаска әти-әниләре белән бергә яшь апаслылар чакырыла. Соңгы 6 айда 200 егет һәм кыз үз кулына беренче паспортын әнә шундый тантаналы...

Район хакимиятенең зур утырышлар залында 14 яше тулган яшь апаслыларга паспортлар бирү дәвам итә. Районда мондый матур традиция узган елның август аенда пәйда булды.

Һәр айның соңгы пәнҗешәмбе-җомга көннәрендә Апаска әти-әниләре белән бергә яшь апаслылар чакырыла. Соңгы 6 айда 200 егет һәм кыз үз кулына беренче паспортын әнә шундый тантаналы шартларда алды. Район үзәк музее, мәдәният бүлеге коллективы һәр айга үзенчәлекле сценарий әзерли. Россия, Татарстан һәм район герольдикасы, паспорт бирү тарихларын үз эченә алган махсус видеофильм әзерләнә. 30 январьда 25 яшүсмергә паспортлар тапшырылды, аларны район үзешчәннәре, әти-әниләре һәм хакимият вәкилләре сәламләде, гомергә бер генә була торган олы вакыйга белән котлады. Яңа, беренче паспорт ияләренең һәммәсенә район башлыгы исеменнән истәлекле бүләкләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев