Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста “Бала – төп пассажир!” акциясе башланды

Укучыларның язгы каникуллары якынлаша. Балаларның ялын хәвеф-хатәрсез, имин үткәрү максатыннан, 17-21 март көннәрендә "Язгы каникул" профилактик чарасы кысаларында "Бала - төп пассажир!" акциясе уза. - Язгы кояш урамга чакыра. Озын-озак кыштан соң урамнар бала-чага тавышына күмелә. Каникул көннәрендә балалар катнашындагы юл һәлакәтләренең артуы күзәтелә. Шуңа күрә дә юл хәвефсезлеге кагыйдәләрен...

Укучыларның язгы каникуллары якынлаша. Балаларның ялын хәвеф-хатәрсез, имин үткәрү максатыннан, 17-21 март көннәрендә "Язгы каникул" профилактик чарасы кысаларында "Бала - төп пассажир!" акциясе уза.

- Язгы кояш урамга чакыра. Озын-озак кыштан соң урамнар бала-чага тавышына күмелә. Каникул көннәрендә балалар катнашындагы юл һәлакәтләренең артуы күзәтелә. Шуңа күрә дә юл хәвефсезлеге кагыйдәләрен балаларның тагын бер кат исләренә төшерү мөһим. Транспортчылар да саклык кагыйдәләрен онытмаска, барлык таләпләрне дә төгәл үтәргә тиешләр. Аеруча торак пунктларда, күңел ачу биналары янында сак булу кирәк. Чөнки, уен белән мавыккан балаларның һич көтмәгәндә юлга йөгереп чыгу ихтималы зур, - ди районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе Румбик Гәрәев.

Шулай ук юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары балигъ булмаганнар эше хезмәткәрләре белән берлектә редлар үткәрә. Юлда йөрү кагыйдәләрен санламаган балаларга "Тукта - синең тормышың куркыныч астында!" дигән карточкалар тутырыла һәм ул кагыйдә бозучы белем алган уку йортына җибәрелә.

- Балаларын махсус утыргычта йөртмәүче әти-әниләр дә һаман очрап тора. Күпме кисәтсәң дә, нарасыйлары тормышын куркыныч астына куюлары кайбер кешеләрнең аңына барып җитми. Соңыннан үкенерлек булмасын иде. Яз көне тагын бер зур проблема -җирләр кардан арыну белән егетләр скутерларга, мотоциклларга утырып чаба башлыйлар. Мотоцикл белән 16 яше тулучылар, "А" категорияле транспорт йөртү хокукы булучылар гына идарә итә алуын онытмаска кирәк. Мопедта йөрүчеләрнең дә "М" категориясе булу шарт. Әти-әниләр дә балаларын кайгыртсыннар, һәрчак кисәтеп торсыннар, күз уңында тотсыннар иде. Күңелсез вакыйгалар ишетелеп тора, без аларның шаһиты булмыйк! - диләр инспекторлар.

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев