Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста чаңгыда шуу базасы кайда булачак?

Әлеге һәм башка яңалыклар турында Апас җирлегендә узган халык җыенында әйтелде.

(27 нче ноябрь, Гүзәл Хилавиева, Апастово-информ)


Үзара салым җыю буенча халык җыеннары Үзәк мәдәният йортында узды. Ишектән кергәндә үк барлык җыенга килүчеләрнең тән температурасы үлчәнде, залда ара калдырып утыртылдылар.
Апас шәһәр тибындагы поселогының башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов 2020 елда үзара салым акчасына эшләнгән эшләр белән таныштырып китте. Шулай ук яңа 2021 елга җыелачак үзара салым акчасына планлаштырылган эшләр белән уртаклашты.
“Кызганычка каршы үзара салымны җыю авырлык белән бара. Безнең 1 сумга Дәүләт 4 сум өстәп биргән акчага җирлектә төзекләндерү, яшелләндерү, юлларны, урамнарны, зират территориясен тәртипкә китерү буенча күп эш башкарылды. Үзара салым түләмәүчеләр дә шушы уңайлылыктан файдалана. Яңа 2021 елга да күп кенә эшләр планлаштырыла. Су скважиналарын яңарту, урам утлары, чүп түгү контейнерларын яңарту, шулай ук тракторга кар чистарту җайланмалары алу эшләрен күз уңында тотабыз”, - диде Фәнис Шәрәфетдинов.
Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров пандемия чорында булган үзгәрешләр белән таныштырып китте.
Район башлыгы Равил Хисаметдинов үзенең чыгышында Федераль һәм Республикакүләм программалар ярдәме белән эшләнгән эшләр белән таныштырды.
“Агымдагы елда “Безнең ишегалды”программасы белән 10 ишегалды төзекләндерелде, 2021 елда бу эш дәвам итәчәк. Шулай ук район үзәк хастаханәсендә төзекләндерү эшләре дәвам итә, тамография урнаштыру төп мәсьәлә булып тора. Аграр көллиятне капиталь төзекләндерү 2021-2022 елларда башкарылачак. Тагын бер яңалык, Җиңү паркы янында чаңгы шуу базасы төзеләчәк. Анда чаңгылары, кар чаналары белән була. Әйләнә-тирәсе яктыртылачак. Без инде киләсе елны көтеп тормыйча башлыйбыз, быелгы кышкы каникулларда биредә шуып та булачак”, - диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев