Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста ирләрнең асыллары яши

60 ел гомер. Бу күпме, азмы? Тормышны, кешеләрне яратучы, һәр яңа көнгә сөенеп яшәүче кеше өчен бу бик аз! Икенче яктан караганда, күпме хезмәт куелган, акыл, тормыш тәҗрибәсе тупланган еллар. Ирексездән, яшәлгән елларга, артка борылып карасаң, бу тормышта үзеңнең нәрсәгә ирешкәнеңне күрәсең. Рафаил Насыйбуллин да үзенең гомер юлы турында горурланып...

60 ел гомер. Бу күпме, азмы? Тормышны, кешеләрне яратучы, һәр яңа көнгә сөенеп яшәүче кеше өчен бу бик аз! Икенче яктан караганда, күпме хезмәт куелган, акыл, тормыш тәҗрибәсе тупланган еллар. Ирексездән, яшәлгән елларга, артка борылып карасаң, бу тормышта үзеңнең нәрсәгә ирешкәнеңне күрәсең. Рафаил Насыйбуллин да үзенең гомер юлы турында горурланып сөйли ала. Апаста аны һәркем белә, хөрмәт итә. Халык арасында ул үзенең хезмәт сөючәнлеге, җавапчыллыгы белән хөрмәт казанды. Үзенә һәм башкаларга таләпчән булган Рафаил хезмәтен дә җиренә җиткереп, сыйфатлы башкара. Ул озак еллар "ПМК-14" оешмасында мастер-төзүче, техника куркынычсызлыгы буенча инженер булып эшли. Апаста аның катнашы һәм җитәкчелегендә эшләнгән объектлар шактый. Апас үзәге, Ленин урамын төзекләндерү, матурлауга да үзеннән өлеш кертте. Архитекторлар фикерләрен җентекләп, аерым бер пөхтәлек белән тормышка ашыруда көчен кызганмады. Ул кирәкле минутта кешеләргә ярдәмгә килә белә. Эше белән дә, киңәшләре белән дә булыша. Бүген ул зур, тату гаиләнең башлыгы. Ике улына әти, дүрт оныгының сөекле дәү әтисе, яраткан тормыш иптәше. Кайгыртучан ул һәм туган да. Үзенең белемен, тәҗрибәсен балалары күңеленә дә сеңдерә белә. Бу көннәрдә 60 яшьлек юбилеен каршылаучы Рафаил Насыйбуллинга бетмәс-төкәнмәс дәрман, гаилә бәхете насыйп булсын.

Гөлзада Гатауллина. Автор фотосы.

Рәсемдә: Рафаил Насыйбуллин оныклары Адилә һәм Гүзәл белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев