Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста кайбер хуҗалыклар сусыз калды

Апасның Кызылармиячеләр һәм Октябрь урамы киселешендә кемнеңдер ваемсызлыгы, үзбелдеге белән йортына су кертүе нәтиҗәсендә су линиясенә зыян килде. Шуның нәтиҗәсендә Кызылармиячеләр, Октябрь, Кооперативлар, Төзелеш, Киров урамнары өлешчә сусыз калды. - Иртә белән торуга ук иң беренче су кирәк. Нинди ел фасылы булуына да карамастан, тормышыбызны сусыз күз алдына китереп булмый....

Апасның Кызылармиячеләр һәм Октябрь урамы киселешендә кемнеңдер ваемсызлыгы, үзбелдеге белән йортына су кертүе нәтиҗәсендә су линиясенә зыян килде. Шуның нәтиҗәсендә Кызылармиячеләр, Октябрь, Кооперативлар, Төзелеш, Киров урамнары өлешчә сусыз калды.

- Иртә белән торуга ук иң беренче су кирәк. Нинди ел фасылы булуына да карамастан, тормышыбызны сусыз күз алдына китереп булмый. Ләкин кемнеңдер ваемсызлыгы, битарафлыгы нәтиҗәсендә күпләр зыян күрә. Сусыз утыручылар арасында ялгыз яшәүче әби-бабайлар да, кечкенә бала үстерүчеләр дә, авыру-сырхаулар да барлыгын онытмаска кирәк. Әлеге очрак та халыкка кисәтү булсын иде. Чөнки тиешле органнардан техник шартлар алмыйча гына, үзбелдекләре белән үзәк су линиясенә тоташучылар очрап тора. Һәр законсыз гамәлгә җаваплылык каралган, - ди шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов.

Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре су торбаларын ямау эше белән мәшгуль. Алар бу проблеманы тиз арада хәл итеп, халыкны сулы итәргә ышандыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев