Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Каз өмәсе

Район мәдәният хезмәткәрләре хәзерләгән бу бәйрәм елдан-ел киңрәк колач ала. Күркәм йола - каз өмәсе иң элек авылларда гөрләп уза, аннан район мәдәният йортында дәвам итә. Ул быел да үзгә бер күңеллелек белән узды. Фойеда оештырылган күргәзмә-сәүдәдә ни генә юк иде. Халык рәхәтләнеп каз-үрдәк, сөт-каймак һәм башка азык-төлекне сатып алды....

Район мәдәният хезмәткәрләре хәзерләгән бу бәйрәм елдан-ел киңрәк колач ала. Күркәм йола - каз өмәсе иң элек авылларда гөрләп уза, аннан район мәдәният йортында дәвам итә. Ул быел да үзгә бер күңеллелек белән узды.

Фойеда оештырылган күргәзмә-сәүдәдә ни генә юк иде. Халык рәхәтләнеп каз-үрдәк, сөт-каймак һәм башка азык-төлекне сатып алды. Акхуҗа һәм Сатмыш авыл җирлекләре хезмәткәрләре милли ризыклардан табын корып халыкны сыйладылар. Каз боткасы пешерү остасы Резеда Мостафинага тамашага килүчеләр быел да рәхмәтле булдылар. Күккүз авыл җирлегеннән Гөлүзә Зәйнуллина белән Шәйдә Гыйззәтуллина ел саен сатуга галәмәт зур күркәләр алып киләләр. Кызыксынып үлчәп карадык, берсе-берсе 10-12 килограмм.

- Авылдашлар шушы ярминкәгә дип аеруча тырышып үстерәләр күркәләрне, халык та яратып ала. Быел тагын бытбылдык йомыркалары да алып килдек әле, - диләр алар.

Тамашаның икенче өлеше сәхнәдә дәвам итте. Мәдәният хезмәткәрләре җырлы-биюле күңелле чара хәзерләгәннәр иде. Халкыбызның элекке йолаларын чагылдырган тамаша һәркемнең күңеленә хуш килде. Халык рәхәтләнеп ял итте бу көнне.

Гөлзада Гатауллина,

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев