Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста Каз өмәсе яшьлеккә алып кайта

Коронавирус чире күп кенә мәдәни чараларны кичектереп торырга мәҗбүр итте. Ләкин апаслылар иң матур милли гадәтләрнең берсе – Каз өмәсен читтә калдыра алмады. Барлык саклык чараларын күреп узды ул.

(27 ноябрь, “Апастовол-информ“).


Районда милли гореф-гадәтләрне саклап калу, яшь буынга мирас итеп тапшыру максатыннан төрле чаралар уза. Каз өмәсе дә әлеге максаттан оештырыла. Бу хакта район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев белдерде.
Милли киемнәрдән киенгән мәдәният хезмәткәрләре каз түшкәләрен Әнәле чишмәсенең саф, салкын суында юдылар. Чишмә буенда җырлы-биюле уеннар уйнап, биешеп гореф-гадәтләрне яңарттылар.
“Ел саен сагынып көтеп алабыз. Шартын туры китереп үткәрергә тырышабыз. Иң яраткан бәйрәмебез ул –Каз өмәсе“, – диде мәдәният хезмәткәре Земфира Мөхәммәтшина. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев