Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста корбан ашлары дәвам итә

- Без сезгә нинди кадер-хөрмәт күрсәтәбез - шуны бүген күреп үсүче, иртәгә безне алыштырачак яшләребез үзебезгә дә шулай булачак. Корбан чалдыручысы мин булсам, бу табынга тагын районның 26 эшмәкәре, кече һәм урта предприятие җитәкчеләре дә бик теләп өлеш кертүенә мин дә сезнең кебек үк сөенәм. Корбан Гаетебез мөбарәк булсын, хөрмәтле...

- Без сезгә нинди кадер-хөрмәт күрсәтәбез - шуны бүген күреп үсүче, иртәгә безне алыштырачак яшләребез үзебезгә дә шулай булачак. Корбан чалдыручысы мин булсам, бу табынга тагын районның 26 эшмәкәре, кече һәм урта предприятие җитәкчеләре дә бик теләп өлеш кертүенә мин дә сезнең кебек үк сөенәм. Корбан Гаетебез мөбарәк булсын, хөрмәтле апалар-абыйлар!

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин 17 октябрьдә район үзәгендә корбан ашына килгән сугыш һәм хезмәт ветераннарына, аларның тол калган хатыннарына, Апасның 3 мәхәлләсе мәчет картларына, мөслимәләргә - барлыгы 150 өлкән яшьтәге дин кардәшләребезгә әнә шулай аңлатты һәм изге теләкләрен юллады.

Ришат Җамалиев. Автор фотосы.

- Бу саваплы гадәт районда 10 еллар элек пәйда булды һәм елдан-ел күркәмләнә. Менә быелгысында да ресторанның зур залында көйләнгән табынга килә алмаган өлкән яшьтәге ярдәмчесез яки ялгыз яшәүче, мохтаҗ 12 гаиләгә корбан табынындагы ризыкларны район башлыгы исеменнән өйләренә илтеп бирдек, - диләр Апас шәһәр тибындагы поселок башкарма комитет хезмәткәрләре.

Район имам-мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, Апас Җәмигъ мәчете имам-хатибы Рәшит хәзрәт Хөснетдинов һәм башка чакырулы кунакларның чыгышлары, вәгазьләр, коръән догалары белән башланып киткән бу күркәм табыннан һәркем күңел көрлеге белән, илгә-көнгә иминлек, бар тереклеккә бәхет-бәрәкәт теләп кузгалды. Ошбу табынны үткәрү чыгымнарын күтәргән киң күңелле җитәкчеләргә, һәр кунакка тиешле кадер-хөрмәт күрсәткән хезмәткәрләргә эчкерсез рәхмәтләр әйтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев