Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста өлкәннәр ункөнлеге башланды

Бу көннәрдә гомер көзләренә аяк баскан райондашларыбызга булган хөрмәт икеләтә-өчләтә арта. - Бар гомерләрен авыр һәм җаваплы хезмәттә үткәргән өлкән буын вәкилләренә күп кирәкми, аларның җылы-назлы сүздән дә күз яшьләре тәгәрәп төшәргә генә тора. Шуңа күрә дә районда бер генә өлкән кеше дә игътибардан читтә калмаска тиеш, дигән максат куелды....

Бу көннәрдә гомер көзләренә аяк баскан райондашларыбызга булган хөрмәт икеләтә-өчләтә арта.

- Бар гомерләрен авыр һәм җаваплы хезмәттә үткәргән өлкән буын вәкилләренә күп кирәкми, аларның җылы-назлы сүздән дә күз яшьләре тәгәрәп төшәргә генә тора. Шуңа күрә дә районда бер генә өлкән кеше дә игътибардан читтә калмаска тиеш, дигән максат куелды. Туган төбәгебездә хезмәт итеп лаеклы ялга чыкканмы ул, йә булмаса, читтән күченеп кайтканмы, хөрмәт бердәй булачак. Мәдәни кичәләр, очрашулар, чәй табыннары, төрле ярышлар, шәфкатьлелек акцияләре инде башланып та китте, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Ногманов.

Районның социаль яклау идарәсе коллективы аграр көллият укучылары белән берлектә "Котлыйбыз!" акциясенә кушылды. Алар район үзәгендә ялгызы гына яшәүче өлкәннәр янында булып, хәл-әхвәләрен белештеләр, чәчәк бәйләмнәре һәм изге теләкләрен үреп үз куллары белән ясаган откырткалар бүләк иттеләр. Яшьләр урамында яшәүче, инде 12 ел гомерен авырып урын өстендә үткәрүче Александра Мисякова яшьләрне күз яшьләре аша каршы алды. - Башкалада яшәүче балаларым да кайтып булышалар, социаль хезмәткәр Ландыш Габдрахманованың янымнан киткәне юк, шулай да, менә мондый көтелмәгән күрешүләр, ихлас теләкләр йөрәккә үтеп керә. Олыгая-олыгая күңел нечкәрә бит ул, рәхмәт, шулай онытып бетермәсеннәр, - дип озатып калды Шура апа. Апаслылар аңа әнә шулай Шура апа дип яратып эндәшә.

Бүген өлкәннәр көне икәнлеген Разыя апа Галиеваның иртүк исенә төшергәннәр. - Апаста туганнарым булмаса да, танышларым бихисап. Кызыл Таудан Гатауллинар иң беренчеләрдән булып хәлемне белделәр. Инде менә чәчәкләр тотып волонтерлар килеп керде. Күңелсезләнеп, боегып утырырга вакыт юк, - ди Разыя апа.

Ләйлә Шиһабиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев