Апаста мобиль төркемнәр эшен дәвам итә
Район башкарма комитеты каршында оешкан мобиль төркем даими рейдлар уздыра.
(4 декабрь, “Апастово-информ“).
Алар Кече һәм Зур Күккүз, Шонгаты, Чүрибураш авылларында булдылар, сәүдә нокталарын, җәмәгать урыннарын тикшерделәр. Маска режимының үтәлеше, социаль дистанция сакланышы игътибар үзәгенә алынды.
Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте битлек режимын төгәл үтәргә киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев