Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы дәвам итә

- Наркомания өчен милли, географик һәм башка төрле чикләр юк. Наркотикларның яшь буын арасына үтеп керүе, гаиләләрне җимерүе, әтиләрне-әниләрне хәсрәткә салуы бик аяныч. Наркоманнарның киләчәге юк. Алар инде Ватан чикләрен дә саклый алмый, төпле гаилә башлыгы яисә назлы әни дә була алмый, хезмәтләрен дә тиешенчә башкармаячаклар. Наркомания - авыр хәлләрдән...

- Наркомания өчен милли, географик һәм башка төрле чикләр юк. Наркотикларның яшь буын арасына үтеп керүе, гаиләләрне җимерүе, әтиләрне-әниләрне хәсрәткә салуы бик аяныч. Наркоманнарның киләчәге юк. Алар инде Ватан чикләрен дә саклый алмый, төпле гаилә башлыгы яисә назлы әни дә була алмый, хезмәтләрен дә тиешенчә башкармаячаклар. Наркомания - авыр хәлләрдән чыгу юлы түгел һәм аны дәвалап та булмый. Ялгыш ясалган бер адым, уйлап бетермичә әйткән бер сүз киләчәкне җимерә. Вакытында "Юк!" - дип әйтә белмәгән бер язмышны тагын бик күпләр кабатларга мөмкин. Шуңа күрә дә һәрчак аңлы булыгыз, - дип башлады сүзен Апас урта мәктәбенең 10 класс укучылары белән булган очрашуда Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан наркотикларга каршы көрәш идарәсенең өлкән хезмәткәре Светлана Крылова. Ул шулай ук август аенда Түбән Кама шәһәрендә булган аянычлы вакыйгага да тукталды. Кәефне күтәрүче таблеткалар һәм искерткеч эчемлекләр куллану нәтиҗәсендә, 14 яшьлек кызның гомере өзелүен, тагын ике яшүсмернең табиблар тырышлыгы белән генә исән калуын яшьләргә гыйбрәт итеп сөйләде. Шулай ук төрле киноларны, мультфильмнарны караганда аңлы, кием сайлаганда игътибарлы булырга, чит тоелган һәр нәрсәгә шикләнеп карарга өндәде.

"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында үткән бу очрашуда район прокуроры ярдәмчесе Альмир Гаптелганиев, эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Гөлназ Хәбибуллина, табиб-терапевт Гөлсинә Гайнуллина, Апас урта мәктәбе директоры Илдус Зиннәтуллин катнашты. Алар барысы да үтемле чыгышлар ясадылар, егет-кызларны спорт һәм сәнгать белән шөгыльләнергә өндәделәр.

- Диспансер исәбенә кую белән баланың бөтен тормышы чәлпәрәм килә. Аның аек акыл белән эш итә белмәгән бер мизгеле тормышына гомерлек тап ясый. Тыныч, мул заманда яшьләрнең вакытсыз үлеме борчуга сала. Бу үлем артында күпме күз яше, күпме хәсрәт ята. Якыннарыгызны борчуга салмасагыз иде сез. Наркоман дустына ияргән, анардан ВИЧ инфекциясе йоктырган шундый чибәр, яшь кызның үлеме белән миңа да очрашырга туры килде. Ни кызганыч, аның дөньяга күзләре соң ачылды, үкенүләр генә ярдәм итмәде, күпме генә яшәргә теләсә дә, гомерен саклап калып булмады, - диде район үзәк хастаханәсе табибәсе Гөлсинә Гайнуллина.

Мәктәп директоры Илдус Зиннәтуллин әйткәнчә, бу хакта тыңлап утырырга да куркыныч. Замана афәте гаиләләргә үтеп кермәсен, тынычлыгыбызны бозмасын, тормышыбызны ямьсезләмәсен дисәк, олыбызга-кечебезгә сак һәм уяу булу кирәк. Айлык барышында наркотиклар әйләнеше һәм аларны куллану турындагы хәбәрләрне тәүлек буе эшләүче 21-2-66 телефоны аша хәбәр итәргә мөмкин. Битарафлыкның нәтиҗәсе аяныч булуы бар.

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев