Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан эшмәкәрләргә сертификатлар тапшыру дәвам итә

Әлеге Сертификат “ТАССРның 100 еллыгы“ мәгълүмати билгесен товарларда куллану мөмкинлеген бирә.

(17 ноябрь, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).


Эшмәкәрләргә Сертификатлар район башлыгы Равил Хисаметдинов тарафыннан бирелде. Киләчәктә аларның товарлары сатуга махсус тамгалар белән куелачак. Ул азык-төлекнең, товарларның, эшнең сыйфатына гарантия бирә, республиканың тарихын искәртә, горурлык хисе уята.

“Авыр шартларда да үз йөзегезне, эшегезне саклап калдыгыз. Киләчәктә дә авырлыкларны бергәләп җиңеп, аңлашып эшләргә язсын. Быел – юбилейлар елы. ТАССРның 100 еллыгын, Апас районы оешуның 90 еллыгын билгеләп үттек. Әлеге Сертификат тарихыбызны искәртеп торсын“, – диде район башлыгы.

Әлеге хокукка шәхси эшмәкәр Фәнис Фәтхелисламов, Физалия Гыйззәтуллина, Роза Габбазова, Әнәс Исламов, Шәүкәт Хисмәтуллин, Иршат Сираҗев, Ришат Әхмәдуллин ия булды.

Эшмәкәрләр үз чиратларында күрсәтелгән игътибар һәм ышаныч өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

Дәүләки авылыннан Роза апа Габбазова 13 ел инде сәүдә тармагында үз эшен алып бара.

“Халыкка төрле товарлар тәкъдим итәбез. Эшебездә кыен чаклар да, җиңел вакытлар да бар. Сәүдә өлкәсендә эшләгәндә ТАССРның 100 еллыгы логотибын кулланачакбыз. Республикабыз, районыбыз тагын да зуррак уңышларга ирешсен“, - диде Роза апа.

Шәүкәт абый Хисмәтуллин үз эшен 2000 елда башлап җибәргән.

“Ул вакытта салымнар да, таләпләр дә башка төрлерәк иде. Хәзер үземнең сәүдә ноктасы бар. Эшлим, тырышам. Сертификат өчен бик зур рәхмәт. Үз чиратыбызда, без дә эшебезне сыйфатлы итеп башкарырга тырышырбыз“, – ди Шәүкәт абый.

Әнәс абый Исламов та халыкка сәүдә хезмәте күрсәтә. Ул да Сертификатка лаек булды.

“2002 елда эшемне башлап җибәрдем. Иң элек аренда белән эшләдем. 12 ел элек кибет бинасын төзеп, хәзер биредә эшчәнлек алып барам. Эшемнән канәгать. Район җитәкчеләренә рәхмәт, гел ярдәм итәргә әзер торалар“, – диде эшмәкәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев