Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста әтиләре оештырган көрәш турнирында уллары көч сынашты

Алмаз Шәйхенуров- Яшел Үзән районы, Күгәй авылы көрәш командасы тренеры. -Апаста шундый киң күңелле эшмәкәрләр, чын әтиләр яшәгәнен авылдашларыма да җиткерәм әле. Ярышка безне дә чакыруларына балалар бик сөенде. Бөтенебезгә дә медальләр белән җиңеп кайтуы күңелле. Оештыручыларга бик зур рәхмәт. Апаслыларны үз районыбызда балалар арасында үтүче һәр көрәш ярышында кадерле...

Алмаз Шәйхенуров- Яшел Үзән районы, Күгәй авылы көрәш командасы тренеры.

-Апаста шундый киң күңелле эшмәкәрләр, чын әтиләр яшәгәнен авылдашларыма да җиткерәм әле. Ярышка безне дә чакыруларына балалар бик сөенде. Бөтенебезгә дә медальләр белән җиңеп кайтуы күңелле. Оештыручыларга бик зур рәхмәт. Апаслыларны үз районыбызда балалар арасында үтүче һәр көрәш ярышында кадерле кунак итеп каршыларга сүз бирәм.

Юрий Михайлов-Кайбыч районы спорт һәм яшьләр эше бүлеге җитәкчесе:

- Безнекеләр дә Апаска һәрчак ашкынып, җиңәм дип килә. Бу ярышта дүртенче тапкыр катнашабыз инде.

Альберт Гобәйдуллин, Буа районы көрәш командасы тренеры:

-Апаслылар үзләре дә Буада үтүче ярышларда еш катнаша. Мондый иптәшләрчә очрашулар балаларга бик кирәк, ул көрәш мәктәбенең бер баскычы, келәмдә шулай гына остарып була.

21 ноябрьдә Апас мәктәбе спорт залында Апастан 5 әти-хәрби комиссариат хезмәткәре Марсель Вәлиев, эшмәкәрләр Камил Нәҗмиев, Фәрит Салаватуллин, Апас районара юл төзелеше идарәсендә эшләүче Илнар Сабиров, Апас коммуналь хуҗалык җитәкчесе Айдар Мөхәммәтшин район тарихында дүртенче тапкыр үткәргән бу ярышта 4 районнан 90 бала катнашты. 12 үлчәү категориясендә беренче-икенче-өченче урын яулаучыларга иганәчеләр медаль-Грамота һәм акчалата бүләкләр бирделәр. Узган ел үз акчасына ачык көрәш турнирын үткәргән, Биештә яшәүче Радик Фәсхетдинов та улы Раил белән бу ярышка килгән иде. 65 килограммлы үлчәү категориясендә беренче урын алган Раил абсолют батырны ачыклау вакытында күрше бер районнан килгән 90 килограммлы көрәшчене бик чиста итеп аркасына салып, келәмдәге хөкемдарлар, тамашачыларны бик сокландырды. Тамашачылар дигәннән, тәнәфес вакытында бөтен мәктәп баласы көрәшчеләргә көч биреп торырга спортзалга агылды, иң җанатарлар-кызлар иде, әлбәттә.

Үз инициативасы белән 3 тапкыр волейбол ярышлары үткәргән Биеш мәктәбе директоры Зөфәр Зәмдиханов иганәчеләр сафының ишәюенә сөенече белән уртаклашты.

-Агрофирма җитәкчесе Марат Хәсәнов та районда балалар спортына бик игътибарлы һәм төрле ярышлар уздыруда теләп катнаша,-диде аларны җөпләп район спорт һәм яшьләр эше бүлеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин.

Иганәчеләрнең уллары-Булат Вәлиев, Данил Нәҗмиев, Альмир һәм Илмир Сабировлар, Айрат Салаватуллин белән Азамат Мөхәммәтшиннар үз үлчәүләрендә призлы урыннар яулап, пьедсталга менгәндә әтиләре белән горурлануларын яшермәделәр:

-Минем әти иң яхшысы, ул мине көрәшкә дә, дөрес итеп яшәргә, тәртипле булырга өйрәтә,-диләр алар бер дә тартынып тормыйча.

-Көрәштән тыш, безнең хәрби комиссар Илшат Паймурзин һәм үзем 23 февраль-Ватанны яклаучылар көне уңаеннан балалар арасында футбол, мини-футбол буенча 4 тапкыр ачык район турниры үткәрә алдык, киләсе елда да бу традицияне дәвам итәчәкбез,-ди Марсель Вәлиев.

Иганәче Зәфәр Зәмдиханов:

- Волейбол буенча үз ярышымны декабрь аенда үткәрәчәкмен, монысы өченчесе булачак,- дип, мәктәп командаларының бу ярышка ныклап әзерләнә башлауларын кисәтеп куйды.

ФОТОЛАР:http://www.apastovo.ru/component/k2/item/7652.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: КурэшАпастово