Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста туйлар гөрли.

Яшь гаиләләр барлыкка килә. Тугрылык билгесе итеп балдак алышучылар арасында хезмәттәшләребезнең дә балалары бар. Ләйлә Шиһабиева. Туй ул - мәхәббәт, яшьлек бәйрәме, татлы хыялларның чынга ашкан көне. Бер уйда, бер теләктә булып, тормыш сукмагыннан җитәкләшеп атлап киткән парларның мәхәббәткә мөлдерәмә тулы карашларыннан күңел нурлана. Ирексездән аларга карап сокланасың, сүрелмәс мәхәббәт...

Яшь гаиләләр барлыкка килә. Тугрылык билгесе итеп балдак алышучылар арасында хезмәттәшләребезнең дә балалары бар.

Ләйлә Шиһабиева.

Туй ул - мәхәббәт, яшьлек бәйрәме, татлы хыялларның чынга ашкан көне. Бер уйда, бер теләктә булып, тормыш сукмагыннан җитәкләшеп атлап киткән парларның мәхәббәткә мөлдерәмә тулы карашларыннан күңел нурлана. Ирексездән аларга карап сокланасың, сүрелмәс мәхәббәт телисең.

Сәхнәләрдә очып-очып биюче Апас кызы Раилә Зәйнуллина һәм хоккейчы егет Булат Хисамовны да мәхәббәт уты гаилә юлына алып керде. Алар күптән түгел генә шаулатып-гөрләтеп туй үткәрделәр. Булат балаларга хоккей уйнау серләрен төшендерсә, Раилә районның балалар сәнгать мәктәбендә дәресләр алып бара. Яшь белгечләрнең шатлыгын уртаклашучылар күп булды. "Якыннарыбыз, дусларыбыз, мәдәният хезмәткәрләре безнең шатлыклы вакыйгаларга тагын да ямь өстәделәр. Район башлыгы исеменнән акчалата бүләк алу үзе бер сөенеч булды. Шулай ук Яшьләр көнендә мәйдан түренә чакырып тәбрик иттеләр, автомат кер юуу машинасы бирделәр", - дип мәхәббәт тарихларын сүтә-сүтә рәхмәтләрен ирештерделәр яшьләр. Алар шул ук вакытта нинди мөһим адым атлауларын да, үзләренә җаваплылык өстәлүен дә аңлыйлар, киләчәккә мең хыяллар һәм нык адымнар белән атлыйлар. Яңа гына гаилә юлына аяк басучылар арасында хезмәттәшләребезнең дә уллары бар. Тәрҗемә буенча редактор урынбасары булып эшләгән Рамилә Вафинаның улы Раил тормышта яр итеп Апас кызы Гөлинәне сайлады, ә тәрҗемәче Лилия Ильинаның улы Эдуард Ындырчы кызы Ләйсәнне килен итеп алып кайтты.

- Яшьләр Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталының ЗАГС хезмәтләре сайтына кереп үзләре теләгән вакытны электрон юл белән дә билгели ала, аннары ЗАГС бүлегенә килеп гариза яза. Без алар белән әңгәмәләр уздырабыз, карарларының ныклыгын сыныйбыз. Соңгы вакытта район башлыгы тәкъдиме белән Алтын туйларын билгеләп узучыларны истәлекле тантанага чакыру, тәбрикләү традициягә керде. Бу эш тә яшьләргә үрнәк күрсәтү максатыннан оештырыла. Никахлары гомерлек булсын иде аларның, - ди ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфирә Бәдртдинова.

Быел районда 61 яшь гаилә теркәлгән. Тагын 21 пар рәсми төстә кавышырга теләк белдереп гариза биргән. Бу узган ел белән чагыштырганда шактый артык.

Яшьләр туйны гомергә истә калырлык итеп уздырырга тырыша. Шул ук вакытта юрганыңа карап аяк сузарга, кесә калынлыгына игътибар итәргә дә туры килә. Без дә www.apastovo.ru сайтында уздырган сораштыру нәтиҗәләренә таянып берничә парның чыгымнарын чагыштырып карадык. Туй күлмәген, кәләш букетын, балдакларны күпмегә алып була? Заманча туй күпме чыгым сорый икән?

Кызның күлмәге

Егетнең костюмы

Фотограф, видео хезмәте

ЗАГС

Тамада

Балдаклар

Туй торты

Чәч ясату, макияж

Кәләш букеты

Ресторан чыгымнары

Барлык чыгымнар

Ләйсән-Азат җавабы

19 мең

7 мең

12 мең

10 мең

40 мең

9 мең 200

8 мең 500

3 мең 500

2 мең

167 мең

370 мең

Наилә-Камил җавабы

25 мең

6 мең 500

20 мең

200 сум

16 мең

12 мең 700

4 мең

2 мең

2 мең

116 мең

310 мең

Алсу-Шамил җавабы

20 мең

9 мең

27 мең

200 сум

35 мең

7 мең 500

4 мең 500

2 мең 700

2 мең 500

140 мең

290 мең

Туй аксессуарларының киң ассортиментын тәкъдим итәбез:

- Букет кәләшкә, кунакларга, кияүгә бутоньеркалар;

- Зал бизәү өчен чәчәк композицияләре;

- Машина бизәү әйберләре;

- Чакырулар, плакатлар, гирляндалар, шарлар, фонариклар, бокаллар;

Кәләш букеты алучыга күк фонаригы яки бутеньерка бүләккә!

Көтәбез сезне! Апас, "ЦУМ", "Муравейник". Реклама.

"Лидер", 2 кат

Туйларны, бәйрәмнәрне шарлар белән бизәү,

Туй, бәйрәм аксессуарлары. Т.: 89196253674. Реклама.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев