Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апаста яшәүче Анна әбигә – 90 яшь

2 июльдә район башлыгы Рәшид Заһидуллин Апас авылында яшәүче Анна Комиссарованы 90 яшьлек юбилее белән тәбрик итте. Анна әби тумышы белән Тәтеш районыннан. "Апаска килүемә 60 ел инде, бик кадерле, үз җиремә әйләнде Апас. Халкы әйбәт. Минем күршеләрем бигрәк тә әйбәтләр. Әле үземне 90 яшьтә дип уйламыйм да. Тирә-күршегә дә...

2 июльдә район башлыгы Рәшид Заһидуллин Апас авылында яшәүче Анна Комиссарованы 90 яшьлек юбилее белән тәбрик итте. Анна әби тумышы белән Тәтеш районыннан. "Апаска килүемә 60 ел инде, бик кадерле, үз җиремә әйләнде Апас. Халкы әйбәт. Минем күршеләрем бигрәк тә әйбәтләр. Әле үземне 90 яшьтә дип уйламыйм да. Тирә-күршегә дә күз колак булып торам, бәрәңге, яшелчә үстерәм. Балаларга да барып булышып киләм", - ди ул. Тормыш иптәшен бик иртә югалта, аны һаман да сагынып яши әби. Район башлыгы Рәсәй Президентының Котлау открыткасын укыгач та, Анна әби үзен хөрмәтләгәннәре өчен аларга: "Минем кебек озын гомерле булыгыз", - дип теләкләр теләде.

- Район яңалыклары белән гел "Йолдыз" гәҗитеннән танышып барам. Җитәкчеләрнең өлкәннәрне хөрмәтләвен укып куанам. Менә бу бәхет үземә дә туры килде, район хуҗасы белән дә күрештем, - ди Анна әби сөенеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев