Апаста “яшел өмә” үткәрелде
-Апастан Сабантуй тавына илтә торган юл читләре, посадкада зур "яшел өмә" үткәрелде. "Мәрхәмәтле Татарстан" акицясендә Апас эчендә барлыгы 2000 төп чәчәк, агач-куаклыклар утыртылды. Район ветеринария берләшмәсе, АТП, элемтәчеләр, үзәк китапханә, район хакимияте, мәдәният йорты, мәктәп, аграр көллият коллективлары бу эштә аеруча актив булды. Соңгы ун көндә район үзәгендә 4 чисталык...
-Апастан Сабантуй тавына илтә торган юл читләре, посадкада зур "яшел өмә" үткәрелде. "Мәрхәмәтле Татарстан" акицясендә Апас эчендә барлыгы 2000 төп чәчәк, агач-куаклыклар утыртылды. Район ветеринария берләшмәсе, АТП, элемтәчеләр, үзәк китапханә, район хакимияте, мәдәният йорты, мәктәп, аграр көллият коллективлары бу эштә аеруча актив булды. Соңгы ун көндә район үзәгендә 4 чисталык өмәләре үткәрдек, барлык катнашучыларга да зур рәхмәт,-ди Апас штп башкарма комитет җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов. -Апасның Үзәк һәм Җиңү паркында үткәрелгән "яшел өмә" аеруча нәтиҗәле булды, аларда барлыгы 300 гә якын кеше катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев