Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Апастан Фәридә Салаватуллина көтелмәгән бүләкләргә ия булды

“Бердәм Россия“ сәяси партиясе оешуның 19 еллыгы уңаеннан Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин җитәкчелегендә киңәшмә узды

(1 декабрь, “Апастово-информ“). 


Киңәшмәгә онлайн рәвештә Республиканың барлык муниципаль районнары да кушылды. 
 
Әлеге киңәшмә барышында “Игелек кыл“ акциясе кысаларында берничә бала планшетка ия булды. Алар арасында Апастан, 6 класс укучысы Фәридә Салаватуллина да бар иде. 
 
1-10 декабрьдә “Бердәм Россия“ тарафыннан оештырылган “Игелек кыл“ һәм “Без бергә“ акцияләре кысаларында инвалидлар ункөнлеге уза. Әлеге ункөнлек барышында төрле чаралар оештырыла. Шундый чараларның берсе – видеоконференция режимында үтте. Мәдәният өлкәсендә эшләүче әти-әниләрнең балаларына планшетлар бирелде. Безнең районнан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршында оешкан хатын-кыз депутатларның “Мәрхәмәт-Милосердие“ берләшмәсе бүләгенә Фәридә Салаватуллина ия булды. Шулай ук торт һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк ителде. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина белдерде. 
 
Бүләкне район башлыгы Равил Хисаметдинов тапшырды һәм Фәридә Салаватуллинага укуында уңышлар теләде. 
 
“Республика һәм район җитәкчелегенә безгә булган игътибар һәм хөрмәтләре өчен рәхмәт. Планшет укуда, мөмкинлекләрне үстерүдә ярдәм итәр“, – диделәр Фәридәнең әнисе Ландыш Салаватуллина. 
 
Киңәшмә барышында “Бердәм Россия“ партиясенең иң яхшы беренчел оешмасы“ республика бәйгесенә дә йомгак ясалды. Биредә Әлмәндәр оешмасы һәм аның секретаре Рамил Җәләлиев беренче урынга лаек булды. Аңа ноутбук  һәм Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты тапшырылды. 
 
“Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Румия Идрисова иң нәтиҗәле эшләүче хезмәткәр буларак Рәхмәт хатына һәм чәчәкләргә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев