Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылны алар бизи

Шәрәфетдиновлар гаиләсе - Үтәмешнең йөзек кашы. Илдүс абый белән Флера апаның картаймас йөрәге авылның һәр гаиләсе, һәр кешесе, һәр тыкрыгы өчен борчылып яши. Өйләрендә берәр тәмле әйбер пешерсәләр, алар иң элек ярдәмгә мохтаҗларга авыз иттерү ягын карыйлар. Шуңа күрә дә аларны һәр йортта колач җәеп, үз итеп каршы алалар. Балалары,...

Шәрәфетдиновлар гаиләсе - Үтәмешнең йөзек кашы. Илдүс абый белән Флера апаның картаймас йөрәге авылның һәр гаиләсе, һәр кешесе, һәр тыкрыгы өчен борчылып яши. Өйләрендә берәр тәмле әйбер пешерсәләр, алар иң элек ярдәмгә мохтаҗларга авыз иттерү ягын карыйлар. Шуңа күрә дә аларны һәр йортта колач җәеп, үз итеп каршы алалар. Балалары, оныклары белән дә горурлана әти-әни. Балаларының барысы да тормышта үз урыннарын тапканнар, оныклары да максатчан, алга омтылучан. Төп йортта уллары Габдулла, киленнәре Фидания, оныклары Зөһрә, Наилә белән гөрләшеп, җитеш тормышта яшиләр. Казаннан кайткан игезәк оныклары Шамил белән Камил да бу нурлы йортка тагын да ямь өсти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шђрђфетдиновлар гаилђсе^