Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бала күңеле далада, ана күңеле балада…

Район башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия секретаре Гөлнара Мәликова, район полициясе участок инспекторлары катнашында районның бөтен мәктәпләрендә дә ата-аналар җыелышлары уздырыла. Аның беренчесе 11 ноябрьдә Борнаш мәктәбендә үткәрелде.

Бу яклардагы авылларда участок инспекторы булып эшләүче Таһир Бикмуллин, авыл фельдшеры Гөлүсә Әхмәдуллина, мәк­тәп директоры Динә Вилданова, укытучы Нурия Гыйниятуллина бик үтемле итеп чыгыш ясадылар. Наркотикларга каршы көрәш, аны кисәтү хакында ата-аналар белән зур сөйләшү булып узды. Үз чиратларында укучылар да җавапсыз калмадылар, әти-әниләренә "Светофория илендә" исемле әдәби-музыкаль концерт программасы күрсәттеләр. Борнаш мәктәбендә бүген 78 бала укый һәм алар зур түземсезлек белән әле быел гына нигезе салынган мәк­тәп төзелешенең дәвамын көтәләр. Кызылтау мәк­тәбендә 15 ноябрьдә үт­кәрелгән ата-аналар җые­лышында шу­шы яктагы 12 авыл буенча участок инспекторы Рамил Гыйбадуллин катнашты. Балаларны яклау, аларның сәламәтлеген кайгыртуга юнәлтелгән Татарстан Законы нигезен­дә, укулар башлангач та балаларга һәм яше 18гә җитмәгән яшүсмерләргә бер сә­бәпсез яки олылар озатуыннан тыш кичке уннан соң урамда, җә­мәгать урыннарында булырга яра­мый. Ул үз чыгышында шул хакта ата-аналарның исләренә төшерде. Укытучы Гөлинә Шәрә­фуллина ба­ла тәр­биясе темасына чыгыш ясаганда инновацион тех­но­логияләр-компьютер мөм­кинлекләрен бик кыю һәм белеп кулланды. Мәк­тәп директоры Илдар Хәй­буллин мәктәп тормышы турында сүз алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев