Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балачак Сабан туе күңелләрдә мәңге калачак

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне быел да балачакның күңелле бер мизгеле булып хәтерләргә уелып калды. Бу көнне Сабан туе аланлыгы аллы-гөлле төсләргә, балаларның шат авазларына күмелде. Тормышыбыз чәчәкләре - балалар өчен киң күләмле программа әзерләнгән иде. Мәйданның башында ук җылы сәламләп, төрле һөнәр ияләре, җәнлекләр, әкият геройлары булып...

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне быел да балачакның күңелле бер мизгеле булып хәтерләргә уелып калды. Бу көнне Сабан туе аланлыгы аллы-гөлле төсләргә, балаларның шат авазларына күмелде. Тормышыбыз чәчәкләре - балалар өчен киң күләмле программа әзерләнгән иде.

Мәйданның башында ук җылы сәламләп, төрле һөнәр ияләре, җәнлекләр, әкият геройлары булып киенгән балалар каршы алды. Нәни юл сакчылары, полиция хезмәткәре җәйне имин үткәрергә фәрман бирсә, шәфкать туташлары беренче ярдәм ысулларын искә төшерде. Ә мәйдан түренә тылсымлы капка аша үттек.

Данлы якташлырыбызны да, җитәкчеләрне дә бу көнне балалар сурәтләвендә күрдек. Рәт-рәт тезелеп спортта һәм укуда аеруча зур уңышларга ирешкән балалар мәйдан буйлап үтте. Аларны быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк сабыйлар алмаштырды. 190 балага "Свияга" берләшмәсе тарафыннан мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар бирелде. Республикакүләм һәм россиякүләм бәйгеләрдә җиңгән укучылар аерым хөрмәтләнде. Шулай ук быел укырга керүче ике балага район башлыгы тарафыннан унар мең сумлык кием-салым бирелде.

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин, депутатыбыз, Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, проректор Рияз Минзарипов, Экология министры урынбасары Рамил Низамов, якташыбыз, Казан Федераль университетының педагогика кафедрасы доценты Илнар Яруллин һәм башка дәрәҗәле кунаклар балаларга иң изге теләкләрен юлладылар.

Җәйге каникуллар башланып киткәндә оештырылган бу бәйрәм, күңел ачу чаралары белән беррәттән, киң профилактика чараларын да үз эченә алган иде. Районның янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев, электр челтәрләре оешмасы җитәкчесе Айрат Җиһаншин хәвефсезлек кагыйдәләрен балаларның исләренә төшерделәр. Янгын сүндерү бүлеге коллективы судан бәйрәм салюты әзерләсә, электр челтәрләре коллективы ел дәвамында бәйгеләрдә катнашкан укучыларны бүләкләде, уеннар уйнатты.

Бәйрәм кызганнан-кыза барды. Теләгән кеше ат чабышы күзәтте, велосипедта, роликлы тимераякларда узышучыларга көч биреп торды, кемдер асфальтка рәсем ясады, кемдер батутта сикерде, таганда атынды, елан, маймыл, попугай белән фотога төште. Нәни пони яныннан да балалар китеп тормады. Цирк артистларына кушылып рәхәтләнеп күңел ачтылар. Мәйдан тутырып төшкән парашютчылар нәниләрне дә, өлкәннәрне дә гаҗәпләндерде һәм сөендерде.

Бәйрәмдә халык, күңел ачу, өстәл уеннары үрелеп барды. Шулай да бәйрәмнең иң кызыклы мизгеле көрәш булды. Иң төп приз - тәкәне Биеш егете Раил Фәсхетдинов алды.

Балалар өчен ашау-эчү оештырылды, кыр кухнясында ботка пеште, кайнар чәй-коймаклар тәкъдим ителде. Сатуда нинди генә уенчыклар, тәм-томнар юк иде.

Бәйрәм дәвамында һәркемнең йөзендә елмаю булды. Балачакның Сабан туй бәйрәмендәге бәхетле мизгелләре алга таба да дәвамлы булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев