Балаларны яклау кирәк
20 ноябрьдә Россия төбәкләрендә балаларга хокукый ярдәм көне билгеләнеп үтәчәк. Агымдагы елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасының юстиция Министрлыгы вәкилләре җитәкчелегендә, Бөтенроссия балалар хокукын яклау кысаларында, киңәшләр бирү, балалар тәрбияләүчеләргә, шулай ук тәрбиягә бала алырга теләүчеләргә хокукларын аңлату буенча очрашу була. Бу чара кысаларында балалар хокукын яклау буенча лекция һәм семинарлар...
20 ноябрьдә Россия төбәкләрендә балаларга хокукый ярдәм көне билгеләнеп үтәчәк. Агымдагы елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасының юстиция Министрлыгы вәкилләре җитәкчелегендә, Бөтенроссия балалар хокукын яклау кысаларында, киңәшләр бирү, балалар тәрбияләүчеләргә, шулай ук тәрбиягә бала алырга теләүчеләргә хокукларын аңлату буенча очрашу була. Бу чара кысаларында балалар хокукын яклау буенча лекция һәм семинарлар үткәрү дә каралган. Биредә шулай ук авыл җирлекләре вәкилләре, эчке эшләр, социаль яклау, прокуратура, нотариус, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре дә катнашачак. Очрашу Апас урта мәктәбендә, 10.00 сәгатьтә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев