Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Балтун“, “Шәмбул“ һәм башкалар

10 декабрьдә шаяннар, тапкырлар Каратун мәдәният йортына җыелдылар. Бу көнне биредә Каратун, Урта Балтай, Сатмыш, Акхуҗа, Ындырчы, Биеш, Черкен, Шәмбалыкчы, Болынбалыкчы авыл җирлекләре дүрт командага берләшеп ярыштылар. Бәйге, һич тә галәмәт, кызу барды. Һәркайсы, бәйге шартларына туры китереп чыгыш ясарга, авыл тормышын чагылдырырга тырышты. Булдыралар да икән бит, әйтерсең лә...

10 декабрьдә шаяннар, тапкырлар Каратун мәдәният йортына җыелдылар. Бу көнне биредә Каратун, Урта Балтай, Сатмыш, Акхуҗа, Ындырчы, Биеш, Черкен, Шәмбалыкчы, Болынбалыкчы авыл җирлекләре дүрт командага берләшеп ярыштылар. Бәйге, һич тә галәмәт, кызу барды. Һәркайсы, бәйге шартларына туры китереп чыгыш ясарга, авыл тормышын чагылдырырга тырышты. Булдыралар да икән бит, әйтерсең лә ай саен КВН уйнап торалар. Никадәр талантлар бар икән районда, сәхнәгә менгән саен ачыла баралар. Каратун-Балтайның "Балтун" командасы бик оста итеп сыердан ничек күп итеп сөт савып булуын күрсәтте. Һәр эшнең дә җае бар икән шул. Шәмбалыкчы белән Болынбалыкчыларның "Шәмбул" командасы җитәкчеләре Ләйсән Җәләлиева белән Гөлнара Садыйковалар заманча бию биегәндә башкалар ничек түзеп торсын ди. Ландыш Йосыпованың скетч уйнавы да тамашачыга ошады. Сатмыш-Акхуҗа-Ындырчыларның "Кояш" командасында балык тотарга яратучылар күп икән. Бик тормышчан сурәтләделәр алар аны. Черкен-Биешләр үз командаларын "В галстуках" дип исемләгәннәр. Нигездә, яшьләрдән торган бу команда үзе белән тамашачыны да биетте, сорау-җавапта да тапкыр җаваплары белән сокландырдылар.

Билгеләнгән вакытка сыешып командаларның һәркайсы "Авыл гына димәгез" дигән теманы ачып бирде. Иң-иң осталар район сәхнәсендә дә чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев