Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Башлык чыршысы балаларны җыйды

Һәр ел саен уку алдынгыларын, республикакүләм спорт ярышларында, фән олимпиадаларында, смотр-конкурсларда призлы урыннар алучыларны Яңа елга-башлык чыршысы янына чакыру матур традициягә әйләнде. 5 январь көнне дә 150 уку алдынгысы, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән 82 һәм әти-әни назыннан мәхрүм 62 бала да бергәләшеп район мәдәният йортында бәйрәм иттеләр. Кыш бабай, Кар...

Һәр ел саен уку алдынгыларын, республикакүләм спорт ярышларында, фән олимпиадаларында, смотр-конкурсларда призлы урыннар алучыларны Яңа елга-башлык чыршысы янына чакыру матур традициягә әйләнде.

5 январь көнне дә 150 уку алдынгысы, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән 82 һәм әти-әни назыннан мәхрүм 62 бала да бергәләшеп район мәдәният йортында бәйрәм иттеләр. Кыш бабай, Кар кызы, Кар бабай залга төшеп балаларга төрле уеннар уйнаттылар, шигырьләр сөйләтеп, җырлар җырлатып, иң тапкырларга бүләкләр тапшырдылар. Аннан район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Ногманов һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Ранис Әхмәтшин укучыларны, командаларны ихластан бәйрәм белән тәбрикләп сертификатлар һәм бәйрәм бүләкләре тапшырдылар. "Сәләт" балалар иҗаты үзәге каршындагы "Мушкетерлар" драмтүгәрәгендә (җит. Миләүшә Алиуллина) шөгыльләнүче балалар әкияти тамаша күрсәттеләр.

Балалар бәйрәм-тамашадан канәгать калып, тагын да тырышыбрак укырга, тагын да активрак булырга сүз бирделәр.

Гөлзада Гатауллина. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев